Яңа көн
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Риманың хуш исле чәчәкләре

Риманың хуш исле чәчәкләре

Хөрмәтле укучылар! Хәзер бакчаларда нинди генә чәчәкләр матур таҗларын ачып, безнең күзләрне иркәләми! Аларныңберләренә табигать гүзәллек өләшсә, икенчеләрен ул хуш ис белән бүләкләгән. Район үзәгендә яшәүче Рима Булатова үзен бик хирыс бакчачы дип исәпләми. Бүген аның чәчәклеге төрле төсле чагу гөлләргә күмелеп утыра.

Әболары минем нәркисләрем. Никадәр назлылар алар. Нәркисләр белән кайчандыр Зоя апа Сәрвәрова бүлешкән иде. Аның җиңел куллыннан миндә чәчәк үстерү теләге уянды. Ул да күптән вафат инде. Әмма һәр язны чәчәкләремә карап аның белән очрашкандай булам, – ди ул.

Бакчачылык, әлбәттә, берникадәр тырышлык, вакыт таләп итә, әмма салынган хезмәт, һичшиксез, хуш исле чәчәкләргә әйләнәчәгенә Рима ханым үз мисалында инанган.

Рима Булатовадан чәчәкләренең тагы да чагурак фоторәсемнәрен көтәбез. Ә сез, хөрмәтле укучыларыбыз, бүген чәчәкләрегезнең ниндиләренә куанасыз? Фоторәсемнәр көтеп калабыз.


Читайте нас: