Яңа көн
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Йөрәктән йөрәккә

Йөрәктән йөрәккә


Район мәдәният йортының тамаша залында балалар музыка мәктәбенең отчет концерты узды. Фойеда бәйрәмгә килүчеләрне рәсем һәм декоратив сәнгать классы (җитәкчеләре Венера Низамова, Зилә Дәүләтшина һәм Гөлнара Вәлиева) тәрбияләнүчеләре эшләреннән оештырылган күргәзмә каршы алды. Дулкынлану кичергән укытучылар, җаваплылыкны башка вакыттан да ныграк тойган балалар – боларның барысы да бәйрәм кичәсенә тагы да тантаналылык өстәде.


Чараны хореография бњлеге укучылары «Ђ яхшылык көчлерәк» биюе белән башлап җибәрде. Кичә барышында «Кристалл» төркеме биючеләре (җитәкчесе Татьяна Разенкова) «Урман акланы», «Буйсынмаучанлык кљне», «Бию ритмында» композицияләре белән чыгыш ясады. Сәхнәдән совет композиторлары көйләре, заман аранжировкалары яңгырады. Төрле яшьтәге хор, ансамбльләр, ялгыз башкаручылар бер-берсен алыштырып торды.

Тәрбияләнүчеләрнең һәрберсе музыка коралларында яхшы уйный, хореография күнекмәләренә, матур һәм дөрес җырлау осталыгына ия. Бу – балалар, ата-аналар һәм остазларның бердәм эш нәтиҗәсе. Руфина һәм Альбина Бакиевалар, Арсений Авдонин, Диана Галиева, Тимур Мәсәлимов, Самира Рамазанова, Динә Хаҗиева, Артур Саппаров чыгышларын тамашачы зур алкышлар белән озатты. «Пиццикато» скрипкачылар, баянчылар һәм мандолиначылар ансамбльләре кичә бизәгенәверелде. Лилия Хәбирҗанова, Марсель Казыйханов, Василина Дружинина чыгышларын да тамашачы алкышларга күмде. Әйтергә кирәк, бу укучылар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешкән.

Отчет концерты педагогларның һөнәри осталыгын һәм укучыларның сәләтлелеген тагын бер тапкыр дәлилләде. Мәктәп – ул музыка белән аралашудан ләззәт алу, соклану чыганагы. Иңат юлыннан барган балаларга аның бөек серләрен чишергә укытучылары – Радик Гыйльданов, Зилә Сөнәева, Елена Латыйпова, Рәйлә Нургалиева, Мөнирә Хаматханова, Фидрат Ибәков, Таңчулпан Низаева, Чулпан Гәрәева һәм Альбина Ибәтова ярдәм итә. Кеше күңеленең чын иҗатчылары кебек, алар укучыларының рух һәм йөрәкләрен сафландыра, матурлык төшенчәсенә төшенергә өйрәтә, югары гомумкешелек сыйфатларын үстерә.


Таңчулпан НИЗАЕВА, музыка мәктәбе укытучысы.
Читайте нас: