Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матурлык дөньясында
2 апрель 2019, 13:20

Балалар йөрәгендәге музыка

Балалар йөрәгендәге музыка

Музыка – кешенең күңел кылларын тибрәтүче нәфис һәм нәзакәтле төшенчә. Музыка галиҗанәпләре, чын шагыйрь кебек, беркайчан да ялганламас, чөнки алар бербөтен. Ул – могҗизаи шатлык һәм илһам чыганагы, тормышыбызны чагу төсләргә күмә. Аның белән очрашкан һәркем якты хисләр кичерә.
Мөнирә Хаматханова җитәкчелегендәге балалар музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләре «Кояшкай» балалар бакчасы коллективына музыка белән очрашып ләззәтләнү мөмкинлеге бирде. Алар музыка коралларында уйнады, җырлады, классик, халык һәм танылган композиторларның заманча көйләрен башкарды. Яшь музыкантлар фортепианода уйнау осталыкларын да күрсәтте.
Кызым Амелия – әлеге балалар бакчасының кичәге тәрбияләнүчесе – бу көнне тамашачы алдында беренче тапкыр чыгыш ясады. Дулкынланса да, ике әсәрне уңышлы башкарды.
Концерт бер тында үтте. Рәхмәтле тамашачы, сәләтле башкаручыларның матур чыгышын карап, алкышлар белән озатты.
Очрашу ахырында музыка мәктәбе укучылары һәм аларның остазы нәниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Балалар бакчасы җитәкчелеге артистларга һәм аларны башкару осталыгы, музыка белеменә, җырларга өйрәткән сәнгать җитәкчесенә музыка бәйрәме оештырганнары өчен олы рәхмәт белдерде.
Балаларга иҗади илһам, музыка өлкәсендә уңыш һәм казанышлар яулап, һәрвакыт алга омтылуларын телим.
Гуля СӘЛИМОВА, ата-ана.

Читайте нас: