Яңа көн
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Матурлык дөньясында
21 февраль 2019, 11:28

Көтелмәгән очрашу

Көтелмәгән очрашу


Халыкта көтелмәгәндә тиен белән очрашу яхшы хәбәрләргә дигән юрау яши. Әгәр дә ул очрашу паркта икән, сынамышлар турында уйлау урынсыз. Биредә тиеннәр кеше кулына өйрәнгән дисәң дә була.

Борынгы ышанулар тиеннең тәрәзә төбенә килүен, күтәрмә яки ишеккә шакуын кунак килүгә дип юрый. Танышларым очрагында юраганнар тормышка ашты микән, белмим, тик бу фоторәсем күңелемнән китмәде.

Зирәк тиеннәр урманда ризык кимегәч яки бөтенләй беткәч, кешеләр янына килә. Кешеләр, һичшиксез, ярдәмгә мохтаҗ җәнлек һәм кошларга битараф калмый. Безнең коллективыбызда да кошлар өчен махсус ризык алып канатлы дусларыбызны сыйлаган хезмәттәшләребез бар. Көн саен аларның иртәсе кошлар ашатудан башлана.

Сезнең дә шундый кызыклы кадрларыгыз булса, 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка хәбәрләр юллагыз.


Читайте нас: