Яңа көн
+9 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Матурлык дөньясында
24 гыйнвар 2019, 13:11

Балалар һәм чәчәкләр – йортның төп бизәге

Балалар һәм чәчәкләр – йортның төп бизәге


Гөлләр үстерергә яратучылар арасында Зилә Әхмәтова да бар. Ул билгеләвенчә, һәр чәчәк үзенә аерым игътибар сорый. Ә бу – көндәлек һәм даими хезмәт. Бүген аның тәрәзә төпләре берсенәнә-берсе матур чәчәкләргә күмелгән.

– Миңа 61 яшь. Гомерем буена мәгариф бүлегендә эшләдем. Хаклы ялга чыккач, гөл үрчетү белән мавыгып киттем, – ди Зилә ханым.

Матурлыкны яраткан Зилә Әхмәтова изге йөрәкле зат. Хаклы ялга чыккач тәрбиягә ике бала ала, шуларның берсе – яңа туган сабый. Бүген инде алар унике һәм ундүрт яшьлек инде. Әхмәтовларның үз хуҗалыгы бар.

Хуҗабикә исәпләвенчә, балалар һәм гөлләр – аның йортының төп бизәге.

Читайте нас: