Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матурлык дөньясында
22 гыйнвар 2019, 17:12

Гөлләрем – юаныч-шатлыкларым

Гөлләрем – юаныч-шатлыкларым


Тәрәзә төбе чәчәк-гөлләрдә утырган йортка керү никадәр күңелле. Бу матурлыкка сокланмыйча мөмкин түгел. Кайбер укучыларыбыз чәчәккә күмелгән кына гөле, Альп миләүшәсе (цикломен), бөреләнгән хризантемалар фотографияләре җибәрделәр. Чәчәкләр бәйгесендә катнашырга теләк белдерүчеләрнең һәркайсысы үзләренең бүлмә гөлләре сурәтләрен тизрәк сайтыбызда күрәселәре килә. Бөген сезнең игътибарга кушнаренколы Минзилә Даянова һәм Иске Кормашта яшәүче Әлфидә Гарифуллина җибәргән фотосурәтләрне тәкъдим итәбез.

– Чәчәкләр үстерү – тормышымдагы иң зур юаныч-шатлыгым. Алар белән кешеләр белән аралашкандай сөйләшәм. Көчемне дә, вакытымны да, акчамны да кызганмыйм. Башкача булуы мөмкин дә түгел, гөлләр тормышымны шатлыкка күмә! – ди Әлфидә.

Минзилә ханымга матуркайларының фотосурәтләре белән бүлешкәне өчен рәхмәт. Һәр чәчәккә күпме хезмәт, сөю салынган. Һә
Читайте нас: