Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матурлык дөньясында
15 гыйнвар 2019, 12:55

Күңелем патшабикәләре

Күңелем патшабикәләре

Бүген сезнең белән тормышыбызны чагурак, яктырак һәм гүзәлрәк ясаган төшенчәләр турында сөйләшәсем килә. Бу – һичшиксез, гөлләр.


Алар безгә мәхәббәт һәм матурлык бүләк итү өчен туган диләр. Мин дә, һәр иртәмне матур гөлләремне сәламләп башлыйм. Чәчәкләремне үрчетәм, тәрбиялим, сөйләшәм, алар да, үз чиратында, миңа шулай җавап бирә. Төрлечә була: алар шатландыра да, кайвакыт көендерергә дә мөмкин. Әмма моңа карамастан, гөлләр карап, зур рәхәтлек кичерәсең. Аеруча кечкенә орлыктан гүзәл үсенте үстерә алдың икән, шатлыкның чиге булмый. Менә әле дә тышта кыш, салкыннар булуына карамастан, гөлләремнең чираттагы чәчәк бөреләре ачылуын дулкынланып, түземсезләнеп көтеп алам. Күңелем патшабикәләре күке яше (фаленопсис), карабодай гөле (бегония), антириум, яран гөл (пеларгония) һәм башкалар сөендереп кенә торалар.
Күпләребезнең йортында шундый ук тере матурлык чыганаклары үсәдер дип ышанам. Әйдәгез, берләшеп, аларның фотолары белән бүлешик. Мактанырга сәбәп бар икән, фоторәсемнәрегезне [email protected] электрон почтага җибәрегез.
Гөлләрегезнең исемнәрен белмсәгез дә ярый, безнең тату команда сезгә ярдәмгә килергә әзер.
Иң элек үземнең матуркайларымны тәкъдим итәм.

Читайте нас: