Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МАТБУГАТ
16 июнь 2022, 11:35

Чираттагы җиңүче

Матбугат – 2022 Чираттагы җиңүче Район үзәгендә яшәүче даими әбүнәчебез Зинира Дәүләтова район гәзите редакциясеннән чираттагы бүләкне отты. Ул күп еллар район кулланучылар җәмгыяте системасында, соңрак шәхси эшкуар предприятиесендә эшләгән. Әлеге вакытта хаклы ялда.

Чираттагы җиңүче
Чираттагы җиңүче

– Кечкенәдән укырга яратам. Гел гәзит-журналлар алдырдым. Актив гражданлык позициясе булган кеше район гәзитеннән аерылмаска тиеш. Гәзит алдырмый икән, димәк, район тормышы белән кызыксынмый. Әйтик, гәзит аша котлау уку да кешегә бик күңелле. Мин үзем «Яңа көн» гәзитенең бер юлын да калдырмый укыйм, аңардан райондагы барлык вакыйгалар турында белеп торам, – диде ул.

Зинира Дәүләтова почта әрҗәсеннән яңа килгән гәзит һәм журналларны алып кереп, чәй эчкәндә аларны укудан да күңеллерәк нәрсә юк дип исәпләвен белдерде. Бәлки, нәкъ шуңадыр да бу юлы бүләк аның өлешенә төшкәндер. Сезгә тугрылыгыгыз һәм күпьеллык дуслыгыгыз өчен ихлас рәхмәтебез!  

Башкалар да өметен өзмәсен. Бәлки киләсе атнаны бүләкне сез отарсыз. Моның өчен икенче яртыеллыкка гәзиткә язылырга һәм квитанция күчермәсен почта аша редакциягә җибәрергә яки үзең китереп бирергә кирәк. Ашыгыгыз, вакыт аз кала.  

 

Чираттагы җиңүче
Чираттагы җиңүче
Автор:Айгуль Валеева
Читайте нас: