Матур бизәлгән фойеда кунакларны һәм гәзит-журналларга язылырга теләүчеләрне Уфа почтамтының район бүлекчәсе хезмәткәрләре җылы каршылады. Кушнаренколылар, һәрвакыттагыча, «Яңа көн», «Авангард» һәм «Сарманай» район гәзитләренә язылдылар. Чара якын-тирә авыллар кешеләре игътибарыннан да читтә калмады. Бу көнне республика басмаларына язылучылар да табылды.
Почта бүлекчәсе хезмәткәрләре район мәдәният йортының үзешчән артистларына Әбүнәче көнен оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәләр.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Агымдагы елның икенче яртысына язылу бәясе арзанайды. Республика һәм район басмаларына шактый ташлама белән язылырга була. Әти-әниегез, якыннарыгызга, социаль учреждениеләргә дә гәзит яздыра аласыз.
Тугры дусларыбыз киләчәктә дә безнең белән бергә калыр дип ышанабыз.