Яңа көн
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МАТБУГАТ
4 июнь 2021, 11:07

«Яңа көн»сез көн түгел

Матбугат –2021«Яңа көн»сез көн түгел

Тарабердино авылында яшәүче Равил Гыйльманов безнең күптәнге дусыбыз. Ул торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшли. Шушы көннәрдә өлешенә бәхетле билет төште – район гәзите редакциясеннән бүләк отты.

– Район гәзитен безнең гаиләдә һәрвакыт укыдылар. Без бәләкәй чакта әти-әниебез гәзит-журналларны үзләре генә алдырып калмый, бәлки балаларга да яздыралар иде. Әлбәттә, вакытлы басмаларның озын исемлегендә район гәзите һәрвакыт беренче урында торды. Хәзер дә «Яңа көн»сез көн түгел инде дип әйтергә була. Укырга бик яратабыз. Минем үземне авыл хуҗалыгы кызыксындыра. Шуңа күрә үз эшләрен ачып, ныклы аякка баскан фермерлар турында язмаларны аеруча кызыксынып укыйм, – дип сөйләде бүләк отучы.

Хөрмәтле кушнаренколылар! Сез дә әбүнәчеләр арасында үткәрелгән шушы бәйгенең җиңүчесе була аласыз. Моның өчен гәзиткә язылу квитанциясен почта аша җибәрегез яки редакциягә үзегез китереп бирегез.

Читайте нас: