Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МАТБУГАТ
24 декабрь 2020, 18:08

Җиңүчеләр билгеләнде!

Матбугат – 2021Җиңүчеләр билгеләнде!

Хөрмәтле укучыларыбыз! Гәзиттә декабрь башында игълан ителгән яңа ел алды бүләк оту уенында катнашу өчен гәзитебез аша туганнарыгызны, хезмәт коллективларын тәбрикләп, котлау бирергә кирәк иде.

Беренче җиңүчегә гәзит аша бер тапкыр бушлай котлау бирү хокукы, икенчесенә – гәзиткә яртыеллык язылу, өченче җиңүчегә редакциядән кыйммәтле бүләк вәгъдә иттек.

Һәм менә, җиңүчеләр билгеләнде. Беренче бүләк Нәфисә Гыйльманованы котлаган Вәлиевлар гаиләсе өлешенә төште. Ринат Вахитовны тәбрикләүче Наил һәм Ләлә район гәзитенә яртыеллык язылу хокукын отты. Әлфәт Әхмәтҗанов исеменә атап юлланган котлауны тапшыручы Халисә Ләбиб кызы, Ольга һәм Фәридә өченче приз иясе булдылар. Җиңүчеләребезне ихлас котлыйбыз һәм аларга алдагы көннәрдә дә уңышлар телибез!

Барлык җиңүчеләрне 8-34780-5-77-58 телефон номеры аша безнең белән элемтәгә керүне үтенәбез.

Хөрмәтле укучылар! Сез дә бүләк уйнату чараларында актив катнашып, җиңүче булу ихтималлыгын кулыгыздан ычкындырмагыз!

Редакция.

Читайте нас: