Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МАТБУГАТ
8 декабрь 2020, 12:16

Ишегебез һәркемгә ачык

Матбугат – 2021Ишегебез һәркемгә ачык

Киләсе елның беренче яртысына район гәзитенә язылу кампаниясе дәвам итә. Редакция хезмәткәрләре өчен бу җаваплы чор. Язылу бәясе даими күтәрелеп торса да, књп еллар дәвамында район басмасына тугры калучылар күп. Үз чиратыбызда, без дә эчтәлекле, кызыклы язмалар басарга тырышабыз. Гђзит сиксән елдан артык район елъязмасын туплаучы булып кала. Кушнаренколылар аңардан кече ватаныбызның барлык төп вакыйгалары турында белеп бара.

– Почта килү белән иң башта «Яңа көн» гәзитен алам. Һәр мәкаләне ашыкмый гына укып чыгам. Үрнәкле гаиләләр хакындагылары аеруча ошый. Алар яшьләр өчен тәрбияви әһәмияткә ия. Хезмәт кешеләре турында гына түгел, бәлки күп еллар буе районны үстерүгә зур өлеш керткән җитәкчеләр турында да язуыгыз җәлеп итә, – ди Калтай авылында яшәүче Мөнирә Миңнеянова.

Әңгәмәдәшем сөйләвенчә, ул район гәзите белән күптән дус. Калтай килен булып төшкәч тә, басмабызны ташламаган. Почтальоннар бу сөйкемле хатын белән эшләве дә, аралашуы да җиңел булуын билгели.

Мөнирә һәм Радик Миңнеяновлар ике кыз тәрбияләп үстерә. Өлкән кызлары кайчандыр гәзит белән хезмәттәшлек итте. Кызларның икесе дә тормышта үз урыннарын тапкан, эшләгән урыннарында абруйлылар.

– Минем әти-әнием – Сөлтеп авылы кешеләре Винера һәм Шәмгун Нафыйковлар, гади колхозчы булсалар да, бездә укуга мәхәббәт тәрбияли алган. Почтальон өеме белән гәзит-журналлар китерүен әле дә хәтерлим. Бүген үзем дә дистәгә якын исемдәге басмалар алдырам. Әлбәттә, «Яңа көн» һәрвакыт иң яратканым булды һәм булып кала, – ди Мөнирә ханым.

Тугры дусыбыз редакция үткәргән бәйгенең чираттагы җиңүчесе булды. Аңа чын күңелдән сөенеп, бүләк тапшырдык.

Район гәзитенә язылуны уңайлы итү өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Редакция ишеге һәркем өчен ачык. Бирегә килеп язылырга да була. Район үзәгеннән йөзгә якын укучыбыз бу мөмкинлектән файдаланды да инде. Гәзитне күрсәткән адрес буенча илтеп бирәбез, теләгән кешегә үзе килеп алырга да була.

Ташлама белән язылу ункөнлегенең 20 декабрьгә кадәр озайтылуын да исегезгә төшерәбез. Гәзиткә язылыгыз, укыгыз, бүләк отыгыз.

Читайте нас: