Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МАТБУГАТ
5 ноябрь 2020, 16:47

Безнең белән калыгыз!

Матбугатка язылу–2021Безнең белән калыгыз!

Кешеләр күп кенә кызыклы яңалыкларны, файдалы киңәшләрне гәзит битләреннән укып беләләр. Төрле басмалар арасында район гәзитенең дә абруе зур. «Яңа көн»гә язылучылар да байтак.

Даими язылучыларыбыз арасында бүләк уйнату матур йолага әверелде. Илморза авылында яшәүче күптәнге укучыбыз Рима Кәримова плед отты.

– Телевидение, интернет һәм радио ничек кенә үссә дә, гәзит тормышыбызда һәрвакыт калачак. Мин үзем китап, гәзит-журналларны кызыксынып укыйм. Район гәзитен гаиләбез узган гасырның алтмышынчы елларыннан башлап алдыра. Ул вакыт укытучы булып эшләгән әниебез бер елны да аңа язылмый калмаган. Хәзер инде үзем почтольон килгәнне кљтеп алам. Һәр санда нинди дә булса кызыклы язма табам. Яраткан гәзитемнән көтелмәгән бүләк алуыма сөендем,–диде Рима.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең дә кыйммәтле бүләк отасыгыз килсә, 2021 елның беренче яртысына район гәзитенә язылырга ашыгыгыз. Безнең белән калыгыз!

Читайте нас: