Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МАТБУГАТ
9 октябрь 2020, 13:29

Киеренке эш көтә

Матбугат – 2021Киеренке эш көтә

Соңгы «ковидлы» вакытта оешма һәм учреждениеләр эше шактый катлаулануга карамастан, без почта элемтәсе хезмәтеннән баш тарта алмыйбыз. Почта хезмәткәрләре гадәти режимда эшли. Бигрәк тә язылу кампаниясе чорында. Алар фатир һәм йортлар буенча йөреп, гражданнарны вакытлы матбугатка яздыралар. Яраткан басмаларын даими алдыручы әбүнәчеләребезгә зур рәхмәт.

Район почта бүлекчәсе хезмәткәрләре гәзит-журналлар сату буенча эшчәнлекне елдан-ел камилләштерергә һәм яхшыртырга тырыша.

Шушы көннәрдә почта хезмәткәрләре «Әбүнәчеләр көне»н үткәрде. Анда без янә ел саен язылырга килгән таныш йөзләрне күрә алдык.

Кызганычка, бүген зур тиражлар белән мактана алмыйбыз. Почта бүлекчәләрендә дә республика басмаларына гына түгел, хәтта район гәзитенә язылу аксый.

Язылу кампаниясе ахырына санаулы көннәр калып бара. Бу вакыт эчендә без барыбыз да тырышып эшләргә тиеш. Хат ташучылар үзләренә йөкләнгән өметләрне аклар дип ышанабыз.

Читайте нас: