Яңа көн
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МАТБУГАТ
17 июль 2020, 12:48

Бүләкләр хуҗаларын тапты

Матбугат-2020Бүләкләр хуҗаларын тапты

Күптән түгел чираттагы шундый чараларның берсе – бүләк уйнату булып узды. Җиңүчеләр лототроннан киләсе елга язылу абонементларының күчермәләрен тартып чыгару юлы белән билгеләнде. Бәхет бу юлы Руслан Әхәтов, Миләүшә Бәширова һәм Геннадий Бородинга елмайды. Алар аш бүлмәсе сервизына ия булды. Беренче ике җиңүчебез район мәгариф бүлегендә хезмәт сала, ә Геннадий Васильевич – хаклы ялда.

–Тормыштан калып булмый, районыбызда булган барлык вакыйгаларны белеп торасым килә. Шуңа да ярты гасырдан артык район гәзитен алдырам. Һәр санында үземә нинди дә булса кызыклы мәгълүмат табам. Яхшы кешеләр турында булсынмы ул, учреждение һәм предприятиеләр эшеме яки урындагы власть органнарының хокукый актлар кабул итүеме... – ди Г. Бородин.

Район мәгариф бүлегенең тату коллективы – безнең актив укучыларыбыз. Алар һәрвакыт беренчеләрдән һәм бердәм рәвештә гәзитебезгә языла. Мөгаен, шуның өчен дә бу юлы бәхет нәкъ аларга елмайгандыр.

–Гәзит бик ошый, даими алдырабыз. Редакция вәкилләренә традицион акция үткәрүләре өчен рәхмәт. Гәзит хезмәткәрләренә кызыклы һәм уңай материаллар, яхшы хәбәрләр юлдаш булсын, – ди Миләүшә Венер кызы.

Укучыларыбыздан уңай кире элемтә алу сөенечле. Бүләк уйнатудан соң да даими әбүнәчеләребез үзләренең тәкъдимнәрен әйтеп калдырды:
–Үз эшләрен ачкан, уңышка ирешкән эшлекле кешеләр турында укуы кызыклы. Горурлану хисе уятучы якташларыбыз турында да язмалар күбрәк булсын иде. Районыбызда лаеклы гаиләләр дә җитәрлек...

Җиңүчеләребезне ихлас котлыйбыз һәм безнең арадагы дуслык озак елларга җитәр дип өмеләнәбнз. Ә кемнәр әлегә бүләк ота алмаган, күңелегезне төшермәгез, алдагы бәйгеләрдә дә катнашыгыз. Һәм кем белә, бәлки шул чакта бәхетле очрак дигәне нәкъ сезне сайлар. Ә моның өчен нибары район гәзитенә язылырга һәм язылу күчермәсен редакциягә алып килергә кирәк.

Читайте нас: