Яңа көн
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
МАТБУГАТ
30 июнь 2020, 11:02

Бүләк өләшәбез...

Матбугат – 2020 Бүләк өләшәбез...

Хөрмәтле дуслар! Быелның икенче яртыеллыгына гәзит-журналларга язылу, шул исәптән “Яңа көн”гә дә, 15 июльгә кадәр озайтылды.
Илебезнең барлык вакытлы басма хезмәткәрләре өчен иң кайнар мәл. Чөнки нәкъ шушы көннәрдә гәзит һәм даими укучылар арасындагы күпьеллык дуслык сынала.
Ә без шушы көннәрдә сезнең өчен янә бүләк оту уены игълан итәбез. 2020 елның икенче яртыеллыгында да “Яңа көн” белән араларны өзмәгән һәм алты айга язылган һәркем бәйгедә катнашып, истәлекле бүләк отарга хокуклы.
Конкурста катнашу өчен район гәзитләренең берсе – “Авангард”, “Яңа көн”, “Сарманай”га язылырга һәм язылу абониментының күчермәсен 16 июль көнне 15 сәгатьтә Кушнаренко авылы, Октябрь урамы, 47 адресы буенча редакциягә алып килергә кирәк.
Район гәзитен үзеңә генә түгел, районыбызда яшәүче әти-әниегезгә, туганнарыгызга да яздырып, аларга менә дигән көтелмәгән бүләк ясый аласыз. Ә якыннарны сөендерүдән дә саваплы гамәл юктыр ул!
Бүләк уйнату бары тик шәхсән үзе килгәннәр арасында гына булачак. Даими укучыларбыз белән алга таба да бергә калырбыз дип ышанабыз!
Айгөл ВӘЛИЕВА.
Читайте нас: