Яңа көн
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МАТБУГАТ
10 декабрь 2019, 14:00

Язылыгыз! Катнашыгыз! Отыгыз!

Матбугат – 2020Язылыгыз! Катнашыгыз! Отыгыз!Киләсе елның беренче яртысына «Яңа көн» гәзитенә язылу кампаниясе олы куәтенә бара. Басмаларның тиражларын саклап калу максатында әбүнәчеләр ташламалы хакка языла алсын өчен ункөнлекләр үткәрелә. 1 декабрьгә 62 кеше, өйләренә илтеп бирү шарты белән район гәзитенә редакциягә килеп арзанрак бәягә язылды.

Матбугат – 2020

Язылыгыз! Катнашыгыз! Отыгыз!

Киләсе елның беренче яртысына «Яңа көн» гәзитенә язылу кампаниясе олы куәтенә бара. Басмаларның тиражларын саклап калу максатында әбүнәчеләр ташламалы хакка языла алсын өчен ункөнлекләр үткәрелә. 1 декабрьгә 62 кеше, өйләренә илтеп бирү шарты белән район гәзитенә редакциягә килеп арзанрак бәягә язылды.

Гәзиткә язылучылар арасында «Атна саен – бүләк» акциясе үткәрәбез. Яңа ел алдыннан автомобильчеләр арасында «Бәхетле авто» номинациясендә бүләк уйнатылачак. Акцияләрдә ел саен өч йөздән артык укучыбыз катнаша. Бүләкләр алып куелды. Бу юлы бәхет кемгә елмаер? Якыннарыгыз, туганнарыгыз, дусларыгызны туган көн, юбилей, тормышларындагы башка шатлыклы вакыйга белән котлап, «Яңа көн» гәзитенә подписка бүләк итегез.

Район хәбәрләрен таратучы бердәнбер рәсми басмага язылсагыз, барлык яңалыкларны белеп торачаксыз. Без кече ватаныбыз, сезнең үзегез, якыннарыгыз, күршеләрегез, эшләгән коллективыгыз турында язабыз. Гәзит битләрендә район җитәкчеләре һәм белгечләр белән кызыклы әңгәмәләр, җирле властьның һәркайсыбызның тормышына кагылышлы мөһим карарлары басыла. Төп каналлар һәм Кушнаренко телевидениесе программаларына да урын табыла.

Чираттагы бүләк уйнатуда Кушнаренко «Чишмәкәй» балалар бакчасы коллективы катнашты. Бу мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре район гәзитен даими алдыралар. Киләсе елга да барысы да язылды. Шуңа күрә алар арасында аерым бүләк уйнату үткәрергә булдык.

Бүләкләребез Гөлнара Хәйдәрова, Лиана Ситдыйкова, Гөлшат Шәйхисламова һәм Светлана Платонова өлешенә төште. «Чишмәкәй» балалар бакчасы коллективына үзара файдалы хезмәттәшлек өчен ихлас рәхмәт белдерәбез.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Гәзиткә язылып калырга ашыгыгыз!

Киләсе бүләк уйнатуда бәлки нәкъ сез җиңүче булырсыз. Язылыгыз! Катнашыгыз! Отыгыз!

Читайте нас: