Яңа көн
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
МАТБУГАТ
6 декабрь 2019, 11:00

Язылучылар күп булды

Матбугат – 2020Язылучылар күп булдыБөтенроссия матбугатка язылу ункөнлеге кысаларында мәдәният-спорт комплексы фойесында Әбүнәче көне үтте. Кушнаренко почта элемтәсе бүлеге хезмәткәрләре аңа зур теләк һәм җаваплылык белән әзерләнделәр. Чарада мөмкин кадәр күбрәк кеше киләсе елның беренче яртысына район гәзитенә языла алсын өчен мөмкин булганның бөтенесен дә эшләргә тырыштылар.

Матбугат – 2020

Язылучылар күп булды

Аларның тырышлыгы бушка китмәде – район һәм республика басмаларына язылучылар байтак җыелды.

– Без хатыным белән район гәзитенең һәр санын түземсезлек белән көтеп алабыз. Аны нинди дә булса сәбәп белән китерми калсалар, кәефебез кырыла. «Яңа көн»не яратып укыйбыз. Анда һәркем күңеленә хуш килгән теманы таба ала. Үзебезнең гәзиттән киләчәктә дә аерылмаячакбыз, – ди Рәзит Кәримов.

Гәүһәр апа Вәлиева да безнең тугры укучыбыз. Гәзитне кызыклы дип исәпли һәм башкаларга да тәкъдим итә.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Гәзит-журналларга язылу вакыты тәмамлануга санаулы гына көннәр калуын исегезгә төшерәбез. Редакциягә килеп, күпкә арзанрак хакка язылырга да була.

Читайте нас: