Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
МАТБУГАТ
21 октябрь 2019, 17:27

Берсеннән-берсе уңган

Хезмәт алдынгылары

Берсеннән-берсе уңган

Фидарит Ямаев һәм Фәних Гафаровның биографияләрендә уртаклыклар да байтак. Икесе дә Иске Гомәр авылында туып-үсә, шушында мәктәп тәмамлый. Бүген икесе дә «Флоэма-Агро» җәмгыятендә шофер булып эшли. Яшьләре һәм автомобиль маркалары гына аерыла.
Фидарит 2011 елда САЗ-35071 үзбушаткыч автомобиль руле артына утыра. Шул вакыттан бирле аның машинасы хуҗалыкта алыштыргысыз. Язын Ф. Ямаев чәчү агрегатларын орлык һәм ашлама белән тәэмин итә. Урак чорында ындыр табагында ару-талу белми эшли.
Фәних хезмәттәшеннән яшьрәк. Шофер эшчәнлеген шулай ук «Алга» колхозында башлый. Аңа иске генә «ЕрАЗ» мини-фургонын бирәләр. Бүген инде ул күп йөк сыйдырышлы КамАЗ автомобилендә хезмәт сала. Көзен басу – ындыр табагы маршрутында комбайннардан ашлык ташыды. Ерак рейсларга да чыкты. Ф. Гафаров дүрт ел комбайнга утырды, ашлык суктыруда яхшы нәтиҗәләргә иреште.
Фидарит һәм Фәних турында берсеннән-берсе уңган, тырыш кешеләр дип әйтү дөрес булыр. Алар һәр эшне намуслы, җиренә җиткереп башкара.
Быелгы уның җыюга керткән зур шәхси өлешләре өчен Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта Ф. Ямаев һәм Ф.Гафаров район хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Автор фотосы.
Читайте нас: