Без авылда яшәгәнлектән, беренче чиратта район яңалыклары белән кызыксынабыз. Уңыш җыю ничек бара, гектар төшеме нинди – барысын да беләсе килә. Алдынгы игенчеләр һәм терлекчеләр турында язмалар да бик ошый. Редакция хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар, әбүнәчеләре артып торуын телим, – дип яза безгә Әлифә Миһранова.