Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МАТБУГАТ
26 июнь 2019, 11:32

«Яңа көн» белән бергә атлагыз

«Яңа көн» белән бергә атлагыз

«Яңа көн» гәзите – кушнаренколыларның шатлык-кайгыларын, уңышлар һәм хәл ителергә тиешле мәсьәләләр, гомумән, район тормышын чагылдырган халык трибунасы ул.

Бәлки, ул кайбер укучыларны сыйфаты белән тулысынча канәгатьләндереп тә бетермидер. Әмма бер генә республика басмасы да үз биеклегеннән кечкенә авыллар дәрәҗәсенә кадәр тљшмәячәк. Шуңа да район гәзите озын гомерле булыр дибез. Бернигә дә карамый, нәкъ безнең гәзит район кешеләре өчен төп мәгълүмат чыганагы булып кала.

Киләсе яртыеллыкка язылучы укучыларыбыз арасында тљрле бүләк уйнатуны дәвам итәбез. Чираттагы җиңүче – Яңа Гомәр авылында туып-үскән Фәнит Шаһиев.

– Һәркемгә дә таныш мәкальдәгечә – мин кайда тудым, шунда ярадым. «Яңа көн» белән дуслыгым үзаллы аңлы тормыш башлаудан ук дәвам итә. Бүләк уйнатуда беренче тапкыр катнаштым һәм, күрүегезчә, уңыш елмайды. Соңгы елларда гәзит эчтәлек ягыннан яхшы якка үзгәде. Анда көнүзәк мәсьәләләр күтәрелә. Шушы юнәлештә эшләвегезне дәвам итегез, укучыларыгыз да, һичшиксез, артачак, – диде ул.

Фәнит абзый Бөре шәһәрендә электрик һөнәренә укып кайтып, гомере буена «Алга» колхозында хезмәт сала. Тормыш иптәше Вәҗиһә белән ике ул һәм кыз тәрбияләгәннәр. Илле ел бергә гомер кичергәннәр. Кызганычка, хатыны мәрхүм инде.

– «Яңа көн» дә нәкъ безгә охшаган: урында тормый, үсә, яңа темалар һәм геройлар эзли, – дип йомгаклады сүзен пенсионер.

Район гәзитенә әлегә кадәр язылып өлгермәгән булсагыз, соң түгел әле. Алдагы көннәрдә дә «Яңа көн» белән бергә калыгыз, язылыгыз, бәйгедә катнашырга онытмагыз!


Автор фотосы.

Читайте нас: