Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
МАТБУГАТ
15 апрель 2019, 10:41

Атна саен – бүләк!

Атна саен – бүләк!

Быел гәзитебезгә 87 ел тулды. Бу чорда ил, район, кешеләр дә үзгәрде, әмма урындагы басманың максат һәм бурычлары элеккечә калды. Район тормышы, аның социаль-икътисадый үсеше, кешеләре һәм аларның язмышлары турында язу – өстенлекле юнәлеш булды һәм булачак. Тагын кайда якташларың турында кызыклы мәкалә укып була? Әлбәттә, район гәзитеннән генә. Шуларга кушып, монда тапшырулар программасы, белдерүләр һәм котлаулар белән дә таныша аласыз.
«Апрельдә языл!»
«Апрельдә языл!» акциясе ай ахырына кадәр дәвам итәчәк. Киләсе ярты елга (яки бер елга) язылучыларны редакциябездә бүләк көтә!
Ветеранны гәзитле ит һәм бүләк ал!
Һәркемнең кыйммәтле бүләк оту мөмкинлеге бар. Моның өчен бер Бөек Ватан сугышы ветеранын район гәзитенә яздырырга кирәк. Һәм бүләк – сезнеке!
Бүләк уйнатуда катнашырга теләсәгез, язылу квитанция күчермәләрен редакциягә җибәрегез (алып килегез, Россия почтасы яки [email protected] электрон адрес аша җибәрегез, 8-919-615-74-19 номерлы ватсапка квитанция рәсеме белән хәбәрләр юллагыз). Элемтә өчен телефон номерыгызны теркәргә онытмагыз. Исегезгә төшерәбез: алты айга язылганнар гына катнашу хокукына ия!
Киләсе яртыеллыкка сез һәр почта бүлекчүсендү яки хат ташучыларда языла аласыз.



Редакция.

Читайте нас: