Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
МАТБУГАТ
18 декабрь 2018, 18:05

Соңга калмыйсызмы?

Соңга калмыйсызмы?


Район гәзитен ел саен ике меңгә якын кушнаренколы алдыра. Алар яраткан басмаларыннан районда булган вакыйгалар, якташларының казанышлары, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт, мәгариф тормышы турында укып танышалар. Тугры дусларыбызны һәр подписка чорында бүләкләр белән сөендерергә тырышабыз.
Шушы көннәрдә чираттагы бүләкләрне уйнаттык. Аларга даими укучыларыбыз Кушнаренкодан Ремик Галиев һәм Динара Әхмәдуллина, Көдешлебаш авылыннан Рәфидә Ялаева, Марстан Рәвис Юнысов һәм Калтайдан Роза Сабурова ия булды.
–«Яңа көн» гәзите тормышында зур урын тота. Мәдәният хезмәткәрләре турында мәкаләләрне укып сөенәм. Авыл хуҗалыгы темасы да миңа якын. Тормыштан артта калмаска, районда булган вакыйгалардан хәбәрдар булырга тырышам, – ди Роза Сабурова.
–Ничек район гәзит укымыйсың ди? Аңа минем әти-әнием дә озак еллар язылды, балаларыбыз да алдырыр дип уйлыйм. «Яңа көн»не бер сүзен дә төшереп калдырмый укып чыгам. Менә Яңа ел алдыннан күәелле бүләк алдым әле. Редакция хезмәткәрләренә рәхмәт,–диде Рәвис Юнысов.
Бүләк откан дусларыбызны ихлас котлыйбыз, дуслыгыбыз алга табан да дәвам итәр, дип ышанабыз. Башка укучыларыбызга да бәхет елмаеп торсын.
Айгљл ВӘЛИЕВА.

Читайте нас: