Яңа көн
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
2 апрель 2021, 15:41

Ел укучысы

Мәктәп тормышыЕл укучысы

Бәйгечеләрнең һәркайсы төрле дәрәҗәдәге фән олимпиадаларында җиңеп чыккан, иҗат проектларын уңышлы яклаган, гыйльми-практик конференцияләрдә, спорт ярышларында уңышларга ирешкән.

Конкурс ике этапта үткәрелде. Читтән торып үткәнендә укучылар жюри хөкеменә шәхси казанышлары турында портфолио тәкъдим итте.

Финал этабында катнашучылар «Таныш булыгыз – бу мин!», «Акыл марафоны», «Минем йортым – минем мәктәбем» һәм «Иҗат конкурсы» дип исемләнгән сынаулар аша үтте.

Бәйге башланыр алдыннан мәгариф бүлеге методисты Гөлназ Әбдерәхимова укучыларны финалга чыгулары белән тәбрикләде, аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт белдерде һәм җиңү теләде.

Жюри әгъзалары укыту-тәрбия эше белән яхшы таныш кешеләр иде. Алар – мәгариф бүлегенең методика кабинеты мөдире М. Бәширова, методистлар А. Иванова һәм Г. Әбдерәхимова, мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы җитәкчесе Н. Идрисова, «Тау» балалар ялы үзәге педагоглары Г. Усманова, Н. Иванова һәм Е. Вәлиева.

Жюри фикеренчә, финалга чыгучыларның һәркайсы районның иң яхшы укучысы исеменә лаек. Ләкин бәйге бәйге инде – кемдер җиңәргә тиеш. Гимназиянең унынчы сыйныф укучысы Розалия Гыйльманова җиңүче дип табылды.

Иске Кормаш урта мәктәбеннән Зарина Рахманова, Иске Тукмаклыдан Эмир Бәйрәмов, Шәрип урта мәктәбеннән Арслан Кәримов, Әхмәттән Арина Гыйльмиярова, Илектән Резеда Әхияруллина, Калтайдан Дияна Әхтәмова, 1нче Кушнаренко урта мәктәбеннән Эльвина Исламова, Бакайдан Алина Раушанова төрле номинацияләрдә иң яхшылар булды.

Бәйгедә катнашучыларның барысына да яңадан-яңа уңышлар телибез.

Гүзәл УСМАНОВА, Наталья ИВАНОВА,

«Тау» балалар ялы үзәге педагоглары.

Читайте нас: