Яңа көн
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
18 сентябрь 2020, 17:33

Үз юлыңны дөрес сайла

Һөнәр юнәлеше Үз юлыңны дөрес сайла

Яшүсмергү бай һөнәрләр дөньясында үзенә яраклы һөнәрне сайлавы авыр. Үз юлыңны табу өчен, иң элек нәрсәгә сәләтле булуыңны аңларга, ә аннары шушы өлкәдә үзеңне сынап карарга, үз кулларың белән нәрсә дә булса эшләргә, эшкә чумып, аның тәмен тоярга кирәк. 6-11 сыйныф укучыларына башлангыч һөнәр юнәлеше бирүче «Киләчәккә билет» проекты яшүсмерләргә мондый мөмкинлек бирә.

Ул «Мәгариф» милли проектының «Һәр бала уңышы» федераль проекты кысаларында яшүсмерләр арасында аңлы рәвештә һөнәр юнәлеше сайлау максатында тормышка ашырыла. Федераль дәрәҗәдә проект операторы булып «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» һөнәри берләшмәләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы» берлеге, Башкортстан Республикасында – Алгарышлы һәнәри әзерлек үзәге чыгыш ясый.

«Киләчәккә Билет» проекты һөнәрләр төрлелегенә чумып, мәктәп гаиләсеннән үк, аңлы рәвештә һөнәри тармакны билгеләү мөмкинлеге бирә. Ул өч этаптан тора. Беренчесе – цифрлы платформада һөнәр юнәлеше буенча диагностика үткәрү. Ул укучыларның һөнәр сайлауга әзерлеген, хәтер, игътибар, пространстволы фикерләү, аралаша белү кебек һәм башка төп күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен, шулай ук һөнәри кызыксынулар һәм конкрет компетенцияләр турында белем өлкәсен билгели. Икенче этап – көндезге һәм онлайн-формада практик чаралар.

Барлык этапларны үткәннән соң һәр катнашучы белем траекториясен төзү буенча шәхси тәкъдимнәр ала. Һөнәри сынаулар тәҗрибәле остаз җитәкчелегендә узачак. Ул үз эшенең остасы булырга һәм үсеп килүче буынга һөнәрнең барлык нечкәлекләрен, «эчке үзенчәлекләрен», «су асты ташларын» күрсәтергә һәм иң мөһиме – профессиягә җәлеп итә белергә тиеш.

Проект мәйданчыклары быелның ноябренә кадәр унбиш өлкәгә бүленгән 68 юнәлештә эшлиячәк. Алар – «Дәүләт идарәсе», «Мәгълүмати технологияләр һәм коммуникацияләр», «Сәнгать, дизайн һәм масс-медиа», «Маркетинг һәм сәүдә», «Медицина һәм сәламәтлек», «Фән, технологияләр һәм инженерия», «Мәгариф һәм һөнәри белем», «Хокук һәм куркынычсызлык», «Сәнәгать җитештерүе», «Авыл хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану», «Төзелеш һәм архитектура», «Транспорт һәм логистика», «Хезмәт күрсәтү, туклану һәм туризм», «Финанслар һәм бизнес», «Энергетика».
Район мәктәпләре укучыларының көндезге форматта һөнәри сынаулары үткәрү мәйданчыгы Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында үтәчәк. Әлеге проектта районыбызның белем бирү оешмаларыннан 185 укучы катнаша. Аларның һәммәсе дә үз юлларын дөрес сайлар дип ышанабыз.

Ләйсән ШЕМАТОНОВА, һәнәри юнәлеше координаторы.

Читайте нас: