Яңа көн
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
28 гыйнвар 2020, 16:30

Мәктәп тәмамлаучы – 2020

Мәктәп тәмамлаучы – 2020Хөрмәтле укучыларыбыз! Игътибарыгызга быел мәктәп тәмамлаучы актив, тырыш егетләр һәм кызлар турында зур булмаган мәкаләләр тәкъдим итә башлыйбыз. Үзегез дә сөйләсегез килсә, 8-919-615-47-19 ватсап санына сездән хәбәрләр көтәбез. Геройларыгызның фотосурәтләрен дә җибәрергә онытмагыз.Әти-әнисенең горурлыгыБүген 1нче Кушнаренко урта мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы Айнур Нәбияров белән таныштырабыз....

Мәктәп тәмамлаучы – 2020

Хөрмәтле укучыларыбыз! Игътибарыгызга быел мәктәп тәмамлаучы актив, тырыш егетләр һәм кызлар турында зур булмаган мәкаләләр тәкъдим итә башлыйбыз. Үзегез дә сөйләсегез килсә, 8-919-615-47-19 ватсап санына сездән хәбәрләр көтәбез. Геройларыгызның фотосурәтләрен дә җибәрергә онытмагыз.

Әти-әнисенең горурлыгы

Айнур мәктәп тормышында актив катнаша, әдәбият белән кызыксына, нәфис сүз остасы. Иске Тукмаклы мәктәбеннән күптән түгел генә күчеп килсә дә, сыйныфташлары арасында үз кешегә әверелде. Башлангыч сыйныфлардан ук фән олимпиадаларында һәм бәйгеләрдә катнаша. Математика буенча район олимпиадасында, «Республикамны данлыйм!» инша һәм «Тукай моңнары» шигырь укучылар бәйгеләрендә җиңүче булды. 2017 елда «Каурый каләм» иҗат конкурсында аның оештыручысы шагыйрә Фәндидә Харрасова кулыннан исемле премия алды.

Аның төрле дәрәҗәдәге олимпиада, конкурсларда яулаган диплом һәм грамоталарын саный башласаң, мәкаләбез шактый күләмле килеп чыгар иде. Шулай да 2018 елда Сочи шәһәрендәге «Сириус» бөтенроссия белем бирү үзәгенә юллама белән бүләкләнүен һәм быел февральдә ике атнага Анапа шәһәрендәге «Смена» лагерена барачагын әйтеп китү урынлы булыр.

– Миңа тагын бер тапкыр бәхет елмаюына шатмын. Кайткач, ничек ял итүемне сезгә мотлак сөйләячәкмен, – ди егет.

Айнур волейбол һәм шашка уйный, тимераякта шуа, йорт эшләре белән шөгыльләнә. Кыскасы, ул әти-әнисенең горурлыгы.

Читайте нас: