Яңа көн
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
21 Май 2019, 16:54

«Каршы ал, Уфа!»

«Каршы ал, Уфа!»


Әлбәттә, һәркайсыбыз Уфада еш була. Ләкин аның истәлекле урыннарын карап йөрибезме, шәһәр турында күп беләбезме? Шуңа да сәяхәт турындагы тәкъдимне балалар һәм ата-аналар шатланып кабул итте.

Экскурсия барышында башкорт халкының борынгы тарихы, йолалары белән таныштык, шәһәр исеменең каян килеп чыгуын белдек. Дуслык монументы, Салават Юлаев һәйкәле янында булдык. Танылган шәхесләр – рәссам М.Нестеров, язучылар С. Аксаков, С. Давлатов, М. Кәрим, җырчы Ф. Шаляпин, биюче Р. Нуриев, хәрби начальниклар А. Суворов, В. Блюхер, В. Чапаевның иҗаты һәм тормышы белән бәйле урыннарны карадык.

«Җиңү паркы» хәтер комплексында хәрби техника күргәзмәсе оештырылган иде. Бөек Җиңүне бәйрәм иткән көннәрдә малайлар һәм кызлар үзләренең тыныч күк астында яшәүләрен, сугыш куркынычлары яңадан кабатланмасын өчен мөмкин булганның бөтенесен дә эшләргә кирәклеген аңладылар.

Балалар Уфа шәһәрен үзләре өчен данлы тарихлы шәһәр буларак ачты. Аларның күзләре горурлык һәм шатлыктан балкыды. Кем белә, бәлки киләчәктә аларның кайберләренең исменәре туган ягыбыз тарихына язылыр.


Наза РӘХИМОВА, сыйныф җитәкчесе.
Читайте нас: