Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
27 март 2019, 12:41

Уңышка бару юлыннан

Уңышка бару юлыннан


Өченче чирек ахырында гимназиядә яңа төрдәге ата-аналар җыелышы үтте. Күп тапкырлар кабатланган өлгереш һәм сыйфат турындагы саннарны читкә куеп, укытучылар коллективы әти-әниләр хөкеменә тәрбияләнүчеләренең уңышларын яңача таныштыру алымын тәкъдим итте.
Дәресләрдә алынган белем, һичшиксез, тормышта кулланылырга тиеш. Моның чагу мисаллары хакында гимназиядә эшләп килгән ун кафедра җитәкчеләре таныштырды. Укучылар барлык фән олимпиадаларында, конкурсларда теләп катнашалар һәм кече фәннәр академиясе нигезендә тикшерү эшләре белән шөгыльләнәләр. Мәктәптә робототехника, шахмат, спорт секцияләре һәм кызыксынулар буенча түгәрәкләр эшли. Балалар зур кызыксыну белән хор һәм биюләрдә катнаша. Әлеге җыелышның үзенчәлеге дә гимназистларның фәннәр буенча гына түгел, җыр-биюдәге осталыкларын сәхнәдә күрсәтә алунда. Мәктәп хорының кече һәм өлкән төркемнәренең чыгышы – уку йортының горурлыгы. Бию гөлләмәсе дә кичәнең чын бизәгенә әверелде.
Һәр баланың сәләтләрен ачу һәм үстерү – мәктәп коллективы омтылган төп бурыч. Гомум уңыш аерым җиңүләрдән туплана. Быелгы уку елында гимназия «Мәгариф казанышлары» Бөтенроссия смотр-конкурсында катнашты һәм лауреат исеменә лаек булды. Район мәгариф бүлеге начальнигы Рәмилә Ибәкова гимназия директоры Азат Гафиуллинга лауреат дипломы һәм бүләк сертификаты тапшырды.
– Сез – мәгариф флагманнары! Сезнең эшегез танылды һәм хаклы бәһаланды, – диде ул чыгышында.
Гимназия коллективына киләчәктә дә уңышлар юлдаш булуын телибез!
Аида ШАҺАПОВА фотолары.

Читайте нас: