Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
30 гыйнвар 2019, 12:03

Уз телләрен яхшы беләләр

Олимпиадалар
Уз телләрен яхшы беләләр

Республикабыз башкаласының Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге сәнгать гимназия-интернатында туган телләр буенча олимпиада үтте. Ул телгә, әдәбиятка һәм мәдәнияткә кызыксыну, хөрмәт уяту, мәхәббәт тәрбияләү, гомумән, бу өлкәдә сәләтле укучыларны ачыклауны максат итеп куйды.
Бәйгедә республиканың төрле районнарыннан 250дән артык иң зирәк укучылар катнашты. Безнең район данын биш укучы яклады. Алар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Илек урта мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Диана Вәлиева беренче урынга лаек булды. Карача-Елга урта мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Линар Нурисламовка икенче урын бирелде.
Олимпиадада катнашкан укучыларга киләчәктә дә туган телләрен кызыксынып өйрәнүләрен, төрле бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясауларын телим.


Динар ГЫЙЗЕТДИНОВ,
Карача-Елга урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Читайте нас: