Яңа көн
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
10 декабрь 2018, 17:45

Һәр нәрсә анадан башлана

Һәр нәрсә анадан башлана

Кеше булганыбызны танытып, тәүге тапкыр «әни» дип эндәшкән чактан алып, бу изге затның һәрвакыт янәшәдә булганына өйрәнгәнбез. Чөнки дөньяда һәр нәрсә аңардан башлана. Әниләребез – саклаучы фәрештәләребез.

Халыкара Әниләр көне күп илләрдә билгеләнә. Балалар музыка мәктәбе дә онытылмас бәйрәм кичәсе әзерләде. Башлангыч сыйныф укучылары әни-картәниләрен сәхнәдән котлады.

Кичәне укытучылар Чулпан Гәрәева һәм Альвина Ибәтова алып барды. Тамашачы һәр чыгышны алкышлар белән каршы алды һәм озатты. Залда утыручы әниләр бик күп җылы һәм изге тәбрикләү сүзләре ишетте.

Концерт номерлары төрлелеге белән аерылып торды. Котлау сүзләре җыр, шигырь, музыка коралларында башкарган көйләр аша тантана сәбәпчеләренә ирештерелде. Булат Бакиев, Майя Латыйпова, Рената Газизова, Илшат Зәйнетдинов, Рита Галиева, Арсений Авдотин, Марсель Казыйханов, Артур Фәтхелисламов, Алина Бәширова, Радмир Гатауллин, Диана Галиева, Илшат Зәй-нетдинов уен коралларында уйнап, могҗиза һәм тылсымнан торган гаҗәеп музыка дөньясы алып кереп китте. «Пиццикато» скрипкачылар ансамблен зал аерым бер җылылык белән кабул итте.

Чыгышларның һәрберсе дә матур иде. Мөнирә Хәмәтханова җитәкчелегендәге балалар хоры башкаруындагы «Ђнием» ќыры мића аеручаошады.

Барлык ата-аналар исеменнән укытучыларга тәрбияләнүчеләр белән бәйрәм әзерләп, сөю, елмаю һәм шатлык яшьләре бүләк иткәннәре өчен рәхмәт әйтәм.

Педагогик талантыгыз, тирән белемлелек һәм озак еллар тырыш хезмәтегез бәяләп бетергесез, балаларыбызны тәрбияләү һәм укытуга салган өлешегез зур. Һөнәри осталыгыгыз, изге көңелегез һәм сабырлык сыйфатларыгыз укучыларга үз сәләтләрен ачарга, ныклы белем һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә. Үсеп килүче буында музыкаль-эстетик зәвык тәрбияләњ, һәр балага аерым якын килеп өйрәткәнегез өчен олы рәхмәтебезне кабул итегез.

Балалар музыка мәктәбендә шөгыльләнүчеләргә ныклы тазалык, бетмәс-төкәнмәс егәрлек, иҗади уңышлар һәм илһам телим. Яңа уку елындагы казанышлар яңа офыкларга юл ачсын, үзең башкарган эштән шатлык һәм лаеклы горурлык хисе кичерергә язсын. Һәр адымыгыз ышанычлырак булсын, һәр теләгегез тормышка ашсын.


Гуля СӘЛИМОВА.

Читайте нас: