Яңа көн
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 гыйнвар 2023, 09:10

Нинди горур исем!

Нинди горур исем! Укытучы һөнәре – җир йөзендә иң гүзәл һәм иң җаваплыларның берсе. Бу исемне йүртү өчен табигатьтән бирелгән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге кирәк. Укытучы – күпкырлы тылсымчы. Аның хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау – эзләнү юлын сайлау, үз-үзеңә һәм башкаларга искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул.

Нинди горур исем!
Нинди горур исем!

Бу язмамның герое да тормышның төрле этапларын үтеп, яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь тырыш хезмәте белән балалар, әти-әниләр, коллектив ихтирамын яулаган Суфия Бату кызы Галина турында. Югарыда әйтеп үтелгән барлык сыйфатларны да туплаган Суфия Бату кызы, чөнки укытучы һөнәренең авырлыгын, җаваплылыгын әти-әнисеннән күреп тәрбияләнә һәм үзенә өлге итеп ала.

Ул Кыйгы районы Арыслан авылында укытучы гаиләсендә туып тәрбияләнә. Әтисе мәктәп директоры, әнисе рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Кечкенәдән эшсөяр, тәрбияле булып үскән кыз ике дә уйламый, укытучы һөнәрен сайлау максатыннан Уфа шәһәренә, әлеге Мифтахетдин Акмулла исемендәге педагогия институтына укырга кереп, уку йортын уңышлы тәмамлап, рус теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен алып чыга.

Алма агачыннан ерак төшми дигән әйтем бар халыкта. Суфия Бату кызының ике апасы да укытучы һөнәрен сайлап, бүгенге көндә зур уңышларга, дәрәҗәләргә ирешеп, киләчәк буынны тәрбиялиләр. Озак та үтми, яшь белгеч Кушнаренко районы Иске Гомәр авылына килен булып төшә. Ул гомеренең 1990 елдан 2014 елга кадәр өлешен Иске Гомәр мәктәбендә балалар тәрбияләүгә багышлый, рус теле һәм әдәбияты укыта. Мәктәпләр кыскару сәбәпле, 2014 елдан алып бүгенге көндә Иске Тукмаклы мәктәбендә шул ук фәннәрдән белем бирә.

Иманым камил, Суфия Бату кызының уңышлары, аның тырышлыгы мактауга, игьтибарга лаек. Эшен чын күңелдән яратып, бөтен белемен, энергиясен, көчен кызганмыйча башкара ул. Тирән белемле, таләпчән, яңалыкка омтылучы укытучыны балалар да, коллектив та, әти-әниләр дә үз итте. Югары нәтиҗәләргә ирешү өчен педагог ел буена балалар белән системалы шөгыльләнә һәм матур нәтиҗәләргә ирешә. Укучылары бик күп бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында, китап уку конференцияләрендә, әдәби кичәләрдә катнашып, бүләкле урыннар, призлар яулыйлар. Чыгарылыш сыйныф укучылары  рус теле һәм әдәбиятыннын Бердәм дәүләт имтиханнарына катгый әзерләнәләр һәм уңышлы тапшыралар. Суфия Бату кызы сыйныф җитәкчесе буларак оста эш алымнары куллана. Әлеге уку еланда да чыгарылыш 11 сыйныф укучыларын җитәкли. Көн таләпләренә җавап бирердәй сыйныф җитәкчесе – бик тә сизгер психолог-педагог.

Укытучы хезмәтен бәяләп бетергесез. Суфия Бату кызы мәктәптә компетентлы шәхес булса, өйдә уңган хуҗабикә, кадерле әни һәм дәү әни. Тормыш иптәше белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Укытучы кешенең эшенең күп өлеше мәктәптә эшләнсә дә, байтагы өйгә кала: дәфтәр тикшерү, киләсе көнгә эш планын төзү һәм башкалар. Шуңа карамастан, Суфия Бату кызы һәммәсенә өлгерә. Ә моның сере гади – ышанычлы терәге булган тормыш иптәшендә. Алар бергәләшеп малын да асрыйлар, кош-кортын да үрчетәләр, чәчәк-гөлләр дә үстерергә яраталар. Бүгенге көндә тирә-якка үрнәк булып, гөрләтеп дөнья көтә  Данил һәм Суфия Галиннар гаиләсе.

Хөрмәтле Суфия Бату кызы! Сез хөрмәткә лаек укытучы! 

Без сезне киң көңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, тынгысыз остаз буларак беләбез. Киләчәктә дә Сезгә тагы да биегрәк яулыйсы үрләр, иҗат куанычлары, иҗади уңышлар юлдаш булсын! Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез атласын. Сезгә сәламәтлек, гаилә тигезлеге, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч- куәт, бәрәкәтле тормыш телибез!

Индира ШӘЙХРАХМАНОВА,

Иске Тукмаклы мәктәбе укытучысы.

 

Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: