Яңа көн
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 гыйнвар 2021, 11:02

Мәктәп укучысы миллион отты

Мәктәп укучысы миллион отты

Аскын районыннан унберенче сыйныф укучысы Максим Р. «Зур тәнәфес» бәйгесендә миллион сум откан җиде укучының берсе булды.

Проектның ярымфиналында аның командасы «Акыллы шәһәр» проектын тәкъдим итте, ул шәһәр ихтыяҗлары өчен альтернатив чыганаклардан энергия алуны күздә тота. Мәктәптә укучының уңышлары белән бик горурланалар.

- Максимның гранты - безнең эштә, бөтен коллективыбыз эшендә зур уңыш. Бу - мәктәп тарихында беренче очрак, - диде Башкортстан юлдаш телевидениесе журналистына үсмернең сыйныф җитәкчесе Гөлнара Хәкимова.

Өлкән сыйныф укучысы отышын мәгарифкә сарыф итәргә ниятли. Яшь миллионер юрист булырга тели.

- Соңыннан да йөрергә, дуслар белән вакыт үткәрергә була. Ә менә хәзер белем алырга кирәк, соңынан аңа вакыт булмаячак, - дип белдерде Максим.

Фото: кп.ру

Читайте нас: