Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 гыйнвар 2021, 11:22

Мәгариф өлкәсендә заманча үзгәрешләр турында

Мәгариф өлкәсендә заманча үзгәрешләр турында

БР Мәгариф министры А. В. Хаҗинның Башкортстан Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә «Мәгарифне үстерү буенча алдан алынган нәтиҗәләр турында» мәсьәләсе буенча ясаган доклады.

Соңгы ике елда бик күп санда мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелде. 2019 елда 7596 урынлык – 21 мәктәп, 3888 урынлык 22 балалар бакчасы куллануга тапшырылды.

2020 ел ахырына тагын 3470 урынлык 25 балалар бакчасын, 2320 урынлык – 7 мәктәп: аларның өчесе – «Демография», шулай ук Нефтекамада полилингваль интернат-мәктәпне куллануга тапшыру планлаштырыла. Башкортстан республикасында беренче тапкыр 8 мәктәп комплекслы рәвештә төзекләндерелде.

Ике ел дәвамында республикада «Мәктәпкәчә яшькә кадәр белем бирү сертификаты» проекты эшли. Ул Уфа, Стәрлетамак шәһәрләрендә гамәлгә керде. Җәмгысе 1249 сертификат кулланылышка тапшырылды. 2021 елда проектны Нефтекамада кертү планда.

“Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында «Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәр балаларга мәктәпкә кадәр белем бирү шартларын булдыру” төбәк проекты кысаларында 1,5-3 яшьлек сабыйлар өчен шәхси балалар бакчаларында 200 өстәмә урын булдырылды. Башкортстан Республикасы 2020 елда РФнең 15 субъекты арасында бу проектны беренчеләрдән булып тормышка ашырды. 2021 елда яңа 400 урын кулланылышка тапшырылачак.

Узган елда республика белем бирү учреждениеләре “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында уздырылган чараларда актив катнашты.

Конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча, Башкортстан 2024 ел ахырына кадәр

800дән артык “Үсеш ноктасы” ачачак. Аларның саны буенча без илдә беренче урында торабыз.

Башкортстан Республикасы “Санлы мәгариф мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында санлы җиһаз объектлары белән тәэмин итү буенча да лидерлар арасында – проект кысаларында ике елда 164 мәктәп җиһазга ия булды.

2021-2023 елларга конкурслы сайлап алу нәтиҗәләре буенча, республика 945 комплект җиһазга субсидия алачак. Башкортстан РФ буенча монда да беренче (барлыгы 1109 мәктәп).

Күптән түгел, 162 санлы «Смарт» полилингваль мәктәбе нигезендә «IT-куб» балаларга санлы белем бирү үзәге ачылды.

2022 елга без 9 «IT-куб» үзәге ачарга планлаштырабыз. Бу күрсәткечләр буенча да Башкортстан беренче өчлектә.

2023 ел ахырына Башкортстанның бөтен белем учаклары да үзләрендә IT-инфраструктурасы тудыручы җиһаз комплектларына ия булачак. Бу барлык мәктәпләргә дәрес барган кабинетлардан Интернет чыганакларына һәм локаль челтәргә тоташу мөмкинлеген бирәчәк. Субсидиянең гомум суммасы 1,4 млрд сумга якын.

Без укуда, спортта, иҗатта югары нәтиҗәләргә ирешкән сәләтле укучыларга ярдәм итәбез.

2020 елдан башлап, 100 укучыга ай саен, үстерелгән размерда – 3 мең сум, Башкортстан Башлыгы премиясе түләнә.

2020 елда, Радий Фәритович, сезнең күрсәтмә буенча һәм мәктәп укучыларының “Взлетай” II форумы нәтиҗәләре буенча, “Бердәм мәктәп формасы” пилот проекты эшли башлады.

Пилот муниципалитетларга 6 район керә. Анда укучы балалар бүген Башкортстан җитештерүчеләре теккән матур һәм пөхтә киемнәрдә йөри.

2020 елда төбәк бюджеты исәбенә – 45, федераль бюджет исәбенә 70 мәктәп автобусы алынды. Безнең төбәк федераль бюджет исәбенә күп автобус алган төбәкләр исемлегенә керде.

Сезнең күрсәтмәләр буенча, 2019 елда авылларга укытырга кайтучы яшь укытучыларга ел саен түләнүче 600 мең сумлык грантлар булдырылды. Әйткәндәй, моны без илдә беренче булып эшләдек. Мондый чара яхшы кайтаваз тапты. Шул сәбәпле, 2020 елда авыл җирендә эшләүче 150 белгеч 690 меңәр сум грант алды.

2020 елда “Авыл укытучысы” федераль программасы тормышка ашырылды.

Аның кысаларында республика авылларына эшкә кайтырга теләк белдергән 55 укытучыга 1әр млн сум акча тапшырылды.

«Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында РФнең 10 субъектында, ул исемлектә без дә бар, федераль бюджет исәбенә мәгариф хезмәткәрләренә туктаусыз белем камилләштерү, педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү Үзәге булдырылды.

“Сәламәт елмаю” модулен гамәлгә кертү барышында 61 мәктәптә стоматология кабинетлары ачылды. Алар бер дизайнер стилендә ясалган, заманча җиһазландырылган һәм лицензияле. Стоматология кабинетлары күләме буенча, Башкортстан Республикасы илдә лидерлар исәбендә.

Башкортстан Республикасында урта һәнәри белем бирү системасы да динамик үсештә. «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында ике ел эчендә Ворлдскиллс стандартларында 43 остаханә булдырылды. 2021 елда аларның саны 67 җитәчәк.

Без һөнәри белем бирү оешмаларының заманча инфраструктурасын булдыру өлкәсендә дә субъектлар арасында беренче унлыкка керәбез.

Быел беренче 15 субъект арасында республикада һөнәри әзерлекне үстерү Үзәге булдырылды.

Башкортстан Республикасы барлык 1-4 сыйныф укучыларын бушлай кайнар аш белән тәэмин итү өчен федераль бюджеттан тулы күләмдә (2020 елга – 778111,8 мең, 2021 елга 1,9 млрд. сум­) РФ субсидиясен алуга ирешкән 24 субъектның берсе.

Фото: news.myseldon.com bp.rbsmi.ru
Читайте нас: