Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 гыйнвар 2021, 17:34

Югары уку йортларында иң перспективалы 10 белгечлек исемлеге чыккан

Югары уку йортларында иң перспективалы 10 белгечлек исемлеге чыккан

Киләчәк һөнәреңне сайлау — һәркем тормышында мөһим адым. Ничек бу адымны дөрес ясарга? Илдә нинди һөнәрләр киләчәктә кирәк булачак? Кайсы һөнәрне үзләштерсәң, эш табуы җиңелрәк булыр? Күпләрегез, бәлки, табиб, укытучы, я инде икътисадчы дип уйлагандыр?

Русия югары уку йортларында "Медиакоммуникацияләр" - иң перспективалы белгечлеккә әверелгән. Бу хакта Югары икътисад мәктәбенең «Медиакоммуникацияләр» уку программасы җитәкчесе Александр Куприянов хәбәр итә.

Аның сүзләренә караганда, бу дисциплина арасындагы бер мөһим юнәлеш булып тора, чөнки студентлар медиаэкономиканы, проектлар белән драматургия нигезләрен өйрәнәләр, мәгълүматлар белән эшләргә һәм аларны визуализацияләргә өйрәнәләр.

Икенче урында шулай ук дисциплинарара юнәлеш - «Речеведческая экспертиза» булып чыкты. Куприянов сөйләвенчә, бу юриспруденция һәм лингвистика өлкәсендә яңа белгечлек. Язма яки телдән әйтелгәннәрне анализларга өйрәнәчәкләр. Ул җинаятьләрне ачыкларга булышучы бик кирәкле белгечлек булачак.

Шулай итеп, Русия югары уку йортларындагы иң перспективалы 10 белгечлекне язабыз. Кая укырга керергә, дип баш ватканда бәлки ярдәме тияр.

1. «Медиакоммуникации»

2. «Речеведческая экспертиза»

3. «Инженерно-ориентированная физика»

4. «Кадастр недвижимости: оценка и информационное обеспечение»

5. «Прикладная информатика в области искусств и гуманитарных наук»

6. «Организация информационного производства», которая подготавливает специалистов в сфере СМИ

7. «Искусственный интеллект и разработка программных продуктов»

8. «Мехатроника и робототехника»

9. «Международные отношения в Арктике» и «Политические и социальные коммуникации в пространстве Российской Арктики». Таких специалистов готовят Северном (Арктическом) Федеральном университете

10. «История России. Историко-культурный туризм»

Читайте нас: