Яңа көн
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 октябрь 2020, 11:00

Балаларыбыз һәрьяклап үсә

Беренче тапкыр – беренчегәБалаларыбыз һәрьяклап үсә

Хөрмәтле укучылар! Сезне районыбызның беренче сыйныф укучылары белән таныштыра башлыйбыз.

Быел бу исемгә 376 кушнаренколы лаек булды.
Мәктәпкә төшү – һәр бала өчен тормышының иң җаваплы, иң җитди чоры. Уен-шаянлыклар тулы тормыш күпләгән таләп-кагыйдәләр белән алмашына. Хәзер ул көн саен мәктәпкә барырга, тырышып укырга, көн тәртибен тотарга, укытучы таләпләренә буйсынырга һәм башка бихисап эшләрне башкарырга тиеш.
Бала тормышының борылышлы мизгелендә аларны куәтләү йөзеннән, беренчеләрнең фоторәсемнәрен гәзитебезнең рәсми сайтында теркәргә булдык. Алга таба мәкаләләр басма вариантта да урын алачак.
Әгәр дә сез беренчеләрнең сыйныф җитәкчесе яки ата-анасы икән, сездән фоторәсемнәр көтәбез. Аларның исемнәрен язарга да онытмагыз. Хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрүегезне сорыйбыз.

* * *

«Һәр ата-ана өчен беренче сентябрь дулкынландыргыч һәм шатлыклы көн. Чөнки безне белем иленнән үтү өчен сабыйларыбызны кемгә тапшырырбыз дигән сораулар да борчыды. Талбазы мәктәбен очраклы рәвештә, йортыбыз белән янәшәдә генә торганы өчен генә сайламадык, ә бәлки биредә югары квалификацияле тәҗрибәле укытучы эшләгәнгә күрәдер. Монда рухи-әхлакый һәм эстетик зәвык тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр. Мәктәбебезнең тәҗрибәле укытучысы – Алсу Рәхимова. Ул Россиянең иң яхшы укытучылары конкурсы җиңүчесе.

Аның дәресләрендә бер генә тик утырган укучы юк, чөнки укытучы һәркемне кызыксындыра белә. Ул балаларны әйләнә-тирә дөнья белән килешеп яшәргә өйрәтә. Бу бурычны башкару өчен туган якны өйрәнү принцибын куллана. Укучылар экскурсия һәм походларга чыга, туган яктагы предмет һәм күренешләрне тануга ирешә. Болардан тыш туган якны өйрәнү музеенда булдылар, китапханәгә йөриләр, сәламәт тормыш алып бару буенча төрле төрдәге эшләр алып барыла. Җыеп әйткәндә, балаларыбыз һәрьяклап үсә.

Мөгаллим барлык эшләрне дә ата-аналар белән берлектә алып бара, бөтен мәсьәләләр дә бергәләп хәл ителә. Без үзебезнең мәктәбебезне, Үзебезнең Алсу Фазылбәк кызын бик нык яратабыз.

* * *

Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр, укытучылар! Сез дә беренче тапкыр беренчегә баручы якыннарыгызның фоторәсемнәрен 8-909-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрүегезне үтенәбез.

Читайте нас: