Яңа көн
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 октябрь 2020, 11:28

Алар – тормышымның бер өлеше

Беренче тапкыр – беренчегәАлар – тормышымның бер өлеше

Хөрмәтле укучылар! Сезне районыбызның беренче сыйныф укучылары белән таныштыра башлыйбыз.

Быел бу исемгә 376 кушнаренколы лаек булды.
Мәктәпкә төшү – һәр бала өчен тормышының иң җаваплы, иң җитди чоры. Уен-шаянлыклар тулы тормыш күпләгән таләп-кагыйдәләр белән алмашына. Хәзер ул көн саен мәктәпкә барырга, тырышып укырга, көн тәртибен тотарга, укытучы таләпләренә буйсынырга һәм башка бихисап эшләрне башкарырга тиеш.
Бала тормышының борылышлы мизгелендә аларны куәтләү йөзеннән, беренчеләрнең фоторәсемнәрен гәзитебезнең рәсми сайтында теркәргә булдык. Алга таба мәкаләләр басма вариантта да урын алачак.
Әгәр дә сез беренчеләрнең сыйныф җитәкчесе яки ата-анасы икән, сездән фоторәсемнәр көтәбез. Аларның исемнәрен язарга да онытмагыз. Хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрүегезне сорыйбыз.

* * *

– Бүгенге сөйкемле балалар, алдагы чыгарылыш укучыларым кебек үк, тормышымны тулыландырып, аның бер өлеше булыр дип өметләнәм. Эшләү дәверендә үзем өчен берничә сабак үзләштердем: балалар белән ясалма булырга һич ярамый, нибары ихласлык белән генә аларның йөрәген яулап була, шуңа да һәрвакыт үзең булып калырга кирәк. Гаиләдә ирешелгән бар яхшылыкларны алдагы дүрт ел буена саклау – башлангыч сыйныф укытучысының төп бурычы.

Бакай урта мәктәбенең беренче сыйныф укучыларына белем үрләрен яулауда уңышлар телибез!

* * *

Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр, укытучылар! Сез дә беренче тапкыр беренчегә баручы якыннарыгызның фоторәсемнәрен 8-909-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрүегезне үтенәбез.

Читайте нас: