Яңа көн
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 октябрь 2020, 13:23

Алардан көч-дәрт ташып тора

Беренче тапкыр – беренчегәАлардан көч-дәрт ташып тора

Хөрмәтле укучылар! Сезне районыбызның беренче сыйныф укучылары белән таныштыра башлыйбыз.

Быел бу исемгә 376 кушнаренколы лаек булды.

Мәктәпкә төшү – һәр бала өчен тормышының иң җаваплы, иң җитди чоры. Уен-шаянлыклар тулы тормыш күпләгән таләп-кагыйдәләр белән алмашына. Хәзер ул көн саен мәктәпкә барырга, тырышып укырга, көн тәртибен тотарга, укытучы таләпләренә буйсынырга һәм башка бихисап эшләрне башкарырга тиеш.

Бала тормышының борылышлы мизгелендә аларны куәтләү йөзеннән, беренчеләрнең фоторәсемнәрен гәзитебезнең рәсми сайтында теркәргә булдык. Алга таба мәкаләләр басма вариантта да урын алачак.

Әгәр дә сез беренчеләрнең сыйныф җитәкчесе яки ата-анасы икән, сездән фоторәсемнәр көтәбез. Аларның исемнәрен язарга да онытмагыз. Хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрүегезне сорыйбыз.

* * *

– Нәкъ әлеге укучыларым мине бүген нинди укытучымын, шундый булырга этәрә. Аларга моның өчен рәхмәтлемен. Чөнки алар мине һәрьяклап «чыныктырды» һәм күп нәрсәгә өйрәтте. Алар нинди бар, шулай кабул итәм, балалык хаталарын, шуклыкларына да сабыр булырга, үз-үземә таләпчәнрәк булырга күнектем. Аларны тәрбияләгәндә үзем дә үзгәрәм.

Быел сыйныфыма үзенчәлекле балалар тупланды. Алар – шаян, күңелле, актив, игелекле, ярдәмчел. Адел, Тамерлан, Эвелина, Радмир, Риана, Алмаз, Риналь, Адел, Евгения, Әмир, Ирина, Никита, Диана, Илмир, Амелия, Радмир, Данияр, Фаиза, Риана, Динар, Евгений, Ева, Вадим, Ульяна, Арслан һәм Юлия беренче көннән үк үзләренең ихласлыклары, уңай егәрлекләре белән сокландырды. Заманча мәктәптә эшләве ошый миңа. Чөнки дәресләрдә беркемгә дә күңелсез түгел. Бала белемле булсын дип тик мәктәп кенә тырышса, ә гаиләдән ярдәм булмаса, бу юкка вакыт сарыф итү белән тиң. Бигрәк тә башлангыч сыйныфларда үзара хезмәттәшлек мөһим. Чөнки бу чорда ата-аналарның абруе югары дәрәҗәдә. Һәм, форсаттан файдаланып, сыйныф тормышы белән кызыксынучы укучыларымның әти-әниләренә рәхмәт белдерәсем килә. Җәмгыятьнең лаеклы әгъзаларын бергәләп кенә үстерә алабыз.

* * *

Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр, укытучылар! Сез дә беренче тапкыр беренчегә баручы якыннарыгызның фоторәсемнәрен 8-909-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрүегезне үтенәбез.

Читайте нас: