Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 октябрь 2020, 17:00

Мәктәпкә бирелгән гомер

Беренче тапкыр – беренчегәМәктәпкә бирелгән гомер

Хөрмәтле укучылар! Сезне районыбызның беренче сыйныф укучылары белән таныштыра башлыйбыз.

Быел бу исемгә 376 кушнаренколы лаек булды.

Мәктәпкә төшү – һәр бала өчен тормышының иң җаваплы, иң җитди чоры. Уен-шаянлыклар тулы тормыш күпләгән таләп-кагыйдәләр белән алмашына. Хәзер ул көн саен мәктәпкә барырга, тырышып укырга, көн тәртибен тотарга, укытучы таләпләренә буйсынырга һәм башка бихисап эшләрне башкарырга тиеш.

Бала тормышының борылышлы мизгелендә аларны куәтләү йөзеннән, беренчеләрнең фоторәсемнәрен гәзитебезнең рәсми сайтында теркәргә булдык. Алга таба мәкаләләр басма вариантта да урын алачак.

Әгәр дә сез беренчеләрнең сыйныф җитәкчесе яки ата-анасы икән, сездән фоторәсемнәр көтәбез. Аларның исемнәрен язарга да онытмагыз. Хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрүегезне сорыйбыз.

* * *

– Әнием, җиде яшемдә шушы мәктәпкә китерде дә, шунда калдым да инде, – дип елмая ул. – Педагогик белем алырга гына китеп тордым. Укучыларыма бик нык ышанам. Аларның һәрберсе үзенчә талантлы. Һәр укучымның сәләтен ачарга, укудан шатлык-сөенеч кичерергә мөмкинлекләр бирергә тырышам. Әти-әниләр белән дә тыгыз бәйләнештә эшлибез.

Фәһимә Зәбих кызы тәрбияләнүчеләренә үрнәк тә, терәк тә, яклаучы да, остаз да. Ул шулай ук Әхмәт авыл биләмәсе депутаты да.

* * *

Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр, укытучылар! Сез дә беренче тапкыр беренчегә баручы якыннарыгызның фоторәсемнәрен 8-909-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрүегезне үтенәбез.

Читайте нас: