Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 октябрь 2020, 12:55

«Җил җыры”нда безнең өлешебез дә бар

Мәгариф«Җил җыры”нда безнең өлешебез дә бар

Уфа шәһәренең «Ватан» («Родина») кинотеатрында «Җил җыры» фильмының премьерасы үтте. Аңарда башкорт фольклоры элементлары кулланылган, төбәгебездә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте чагылдырылган. Фильм республиканың белем бирү учаклары макулатура җыйган акчага төшерелде. Мәктәп укучылары 174 841 килограмм макулатура тапшырып, 874 205 сум акча туплый алды. Алар фильм төшерүгә кулланылды. Моңа гимназия укучылары да үз өлешләрен кертте. Алар 1500 килограммнан артык макулатура җыйды. Бу изге гамәлгә актив катнашканыбыз өчен, безне фильмны экранга чыгару тантанасына чакырдылар.

Әлеге акция «Россия мәктәпләрендә кинодәресләр» бөтенроссия проекты кысасында үтте. Проект Мәгариф һәм фән министрлыгы, БРның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, Республика балалар экология-биология үзәге, муниципаль белем бирү оешмалары ярдәмендә тормышка ашырылды. Балалар өчен ватанпәрвәрлек, әхлаклылык һәм кешелеклелек темаларына кыскаметражлы фильмнар тудыру – проектның төп максаты.

Бу мөһим проект балаларны калдыклар белән дөрес эш итәргә өйрәтә, әхлаклылык, илсөярлек сыйфатларын, табигатькә ихтирам тәрбияли, яшь буында актив тормыш позициясе формалаштыра.

Премьераны карау вакытында без «Россия мәктәпләрендә кинодәресләр» проекты җитәкчесе Виктор Меркулов, фильм режиссеры Елена Дубровская һәм нәни актерлар белән очраштык.

БРның Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин иң актив макулатура җыючыларга диплом, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Без дә диплом һәм «Мин киләчәкне тудырам» медале белән бүләкләндек.

Гимназиябездә «Җил җыры» кыскаметражлы фильмны күмәк караулар оештырылды.

Гөлнара ХӘЛИЛОВА, уку-тәрбия эше буенча директор урынбасары.

Читайте нас: