Яңа көн
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 октябрь 2020, 12:48

Икеләтә бәйрәм

Мәгариф Икеләтә бәйрәм

Үзләренең һөнәри бәйрәме – Укытучылар көнендә районың берничә мөгаллименә Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты тапшырылды.

Әлеге финанс ярдәм узган елның июлендә яшь, өметле авыл педагогларына ярдәм йөзеннән билгеләнде. 690 сум күләмендәге грантны Иске Камышлы урта мәктәбеннән Ләйсән Фәттахова, Карача-Елгадан Алсу Шириозданова, 1нче урта мәктәптән Закир Вәлиев һәм гимназия укытучысы Светлана Князева алды. Сертификатларны тантаналы рәвештә тапшыру чарасы район хакимиятендә булып үтте. Аларны грант ияләренә район хакимияте башлыгы Руслан Гыйзатуллин тапшырды. Гимназиянең инглиз теле укытучысы Гөлшат Әхияруллина республика Башлыгы кулыннан сертификат алды.

–Сез – киләчәк буынын тәрбиялисез. Сезгә яңа җиңүләр, иҗади уңышлар һәм яхшы укучылар телим.– диде бүләкләү тантанасында район башлыгы. –

Педагоглар, үз чиратында, дәүләткә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.

- Авылда укытучының хезмәте лаеклы бәяләнүе безгә бик күңелле, – диделәр алар.

Читайте нас: