Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 сентябрь 2020, 11:36

Беренче тапкыр – беренчегә

Беренче тапкыр – беренчегәҺәрберсенең бишлегә укырга нияте бар!

Хөрмәтле укучылар! Сезне районыбызның беренче сыйныф укучылары белән таныштыра башлыйбыз. Быел бу исемгә 376 кушнаренколы лаек булды.

Мәктәпкә төшү – һәр бала өчен тормышының иң җаваплы, иң җитди чоры. Уен-шаянлыклар тулы тормыш күпләгән таләп-кагыйдәләр белән алмашына. Хәзер ул көн саен мәктәпкә барырга, тырышып укырга, көн тәртибен тотарга, укытучы таләпләренә буйсынырга һәм башка бихисап эшләрне башкарырга тиеш.

Бала тормышының борылышлы мизгелендә аларны куәтләү йөзеннән, беренчеләрнең фоторәсемнәрен гәзитебезнең рәсми сайтында теркәргә булдык. Алга таба мәкаләләр басма вариантта да урын алачак.

Әгәр дә сез беренчеләрнең сыйныф җитәкчесе яки ата-анасы икән, сездән фоторәсемнәр көтәбез. Аларның исемнәрен язарга да онытмагыз. Хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрүегезне сорыйбыз.

* * *

Язмалар тезмәсен Калтай урта белем бирү мәктәбенең беренче сыйныф укучылары башлап җибәрә. Быел биредә Умар, Александр, Розалина, Мухаммаджон, Эльзана, Әмир, Исмон, Зулейхо, Арслан, Гөлшат һәм Хәйдәр укырга керде.

–1 сентябрь көнне тантаналы линейкада бик нык дулкынлансалар да, бер атна эчендә һәммәсенә күнектеләр, хәтта үзара дуслашырга да өлгерделәр, – ди укучылары турында балаларга ундүрт ел белем љлђшњче сыйныф җитәкчеләре Лидия Шафина. – Аларның күбесе мәктәпкә укый белеп керде. Балалар төрле-төрле, һәркайсының үз холык-фигыле. Әмма аларның һәрберсенең бишлегә укырга нияте бар. Бу яктан алар бер-берсенә бик охшаган. Өйдәгеләр дә алардан яхшы укуларын һәм бишлеләр алып кайтуларын көтә. Алар бердәм һәм тату коллективка оешырлар дип ышанам.

Читайте нас: