Яңа көн
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 Май 2020, 16:39

Авырлыкларны җиңәчәкбез

Дистанцион уку Авырлыкларны җиңәчәкбез

Уку көнебез телевизордан танылган шәхес үткәргән дәресне караудан башлана. Балалар илебезнең билгеле кешеләренең тормыш тәҗрибәсе белән таныша. Аннан кызларның һәркайсы үз урынына юнәлә. Алар онлайн һәм кейс технология буенча шөгыльләнә.

Балаларымның дистанцион уку режимына бик җаваплы карауларын күрү күңелле. Әлбәттә, баштарак курку, ышанычсызлык сизелде. Акрынлап болар үтте, без тынычландык. Кызлар йорт эшләрен ихлас үтиләр, яңа белем бирү платформаларын үзләштерәләр. Моның өчен зур тырышлык, түземлелек, сабырлык, үзаллылык, җаваплылык таләп ителә. Без аңлашылмаган хәлләрдә аларга ярдәм итәбез, күңелләрен күтәрергә тырышабыз, үзизоляция режимын үтәү кирәклеген исләренә төшереп торабыз.

Өлкән кызыбыз дәресләрдән тыш Бердәм дәүләт аттестациясенә дә әзерләнә. Моңарда элек алган белемнәре зур таяныч. Ә хәзер белемне үзаллы үзләштерүгә күп вакыт бүлә.

Кече кызыбыз онлайн дәресләрне яратуын әйтә. Чөнки укытучысын, сыйныфташларын даими күреп тора. Шулай да аларны сагына. Дистанцион укуга тиз күнекте. Укытучылары тикшереп бәһа куйсын өчен өй эшләрен вакытында үти һәм җибәрә.

Без бергә зур көчбез дип исәплим. Бер-беребезгә ярдәм итеп, бер-беребезнең фикерләренә колак салып, «Булганның кадерен белергә кирәк» дигән сүзләрнең әһәмиятен аңлап, тормыш куйган авырлыкларны ңиңү алачакбыз. Әти-әниләргә үзара аңлашу, түземлек, изгелек, ныклы сәламәтлек телим.

Зөлфия НАЗАРОВА.

Читайте нас: