Яңа көн
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 ноябрь 2019, 16:26

Мәктәпләрдә тормыш кайный

Мәктәпләрдә тормыш кайный

Мәктәпләрдә тормыш кайный

Вакыт шулкадәр тиз ага ки, беренче чирекнең үтеп киткәнен сизми дә калдык – балаларның кљтеп алынган каникуы башланды. Әмма каникул чорында да мәктәпләрдә тормыш туктап тормый. Биредә сыйныфтан тыш дәресләр үтә, спорт секцияләре эшли.
Күптән түгел гимназия «Үсеш ноктасы»нда Әхмәт, Карача-Елга мәктәпләренең урта буын укучыларын кабул итте. Алар биредә ике көн буена роботлар модельләштерү һәм 3D принтеры белән шөгыльләнде. Алар хәвефсез тормыш нигезләре программасы буенча манекеннарда беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү эшен дә үзләштерделәр. Шахмат уенында үзләренең белем-күнекмәләрен ныгытырга теләүчеләр дә табылды.
Дәресләр тәмамлангач, укучылар тәэсоратлары белән бүлеште. Заманча технологияләр кулланган санлы һәм гуманитар профильле үзәктә булу һәркемгә ошады.
Каникул булуга кармастан, укучылар сыйныфтан тыш чараларга теләп йөриләр.

Читайте нас: