Яңа көн
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 ноябрь 2019, 12:33

Кушнаренколылар диктант яза

Кушнаренколылар диктант яза

Бүген, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, «Зур этнографик диктант» Бөтенроссия акциясе үтә. Ул Россиянең барлык субъектларында һәм чит илләрдә бер үк вакытта башлана. Башкортстанда диктант илле биш мәйданчыкта үтә.
Илебездә мондый күләмле акция дүртенче тапкыр оештырыла. Диктант ватандашларыбызның илебездә яшәгән халыклар турында белем дәрәҗәсен ачыкларга, этносара мөнәсәбәтләрне көйләүдә мөһим урын тотучы этнография фәненә игътибар җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Диктант өч биремнән тора. Аларның егермесе – барысы өчен дә уртак, унысы – һәр регион өчен үзгә. Аны язарга кырык биш минут бирелә, иң күбе йөз балл җыярга мөмкин.
Бу чарага кушнаренколылар да кушылды. Анда катнашырга теләүчеләр район китапханәсенең уку залында җыелды. Араларында өлкәннәр дә, мәктәп укучылары да бар иде.

Читайте нас: