Яңа көн
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 октябрь 2019, 17:42

Тамырларыбыз уртак

Бөтенроссия бердәм дәресе

Тамырларыбыз уртак

Балаларда социаль әһәмиятле кыйммәтләр, гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү, милләтара мәдәниятне күтәрү, үз илең белән горурлану тойгысы формалаштыру максатында гимназиядә һәр елны Халыклар бердәмлеге көне алдыннан ачык дәресләр һәм сыйныф сәгатьләре, тематик экскурсия һәм күргәзмәләр үткәрелә.

Быел да шулай булды. Бөтенроссия бердәм дәресендә укучыларда бүгенге сәяси җирлектә бәйрәмнең мөһимлеге турында сөйләдек, аларның игътибарын ил, республика үсеше, иминлек һәм казанышларыбызның бердәмлектә булуына юнәлттек.

3«б» сыйныфында «Данга төрәм, Россия – Ватаным минем!» темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белшн таныштырдык. Халыклар бердәмлеге көне Россиядә 2005 елдан башлап билгеләнә. Аның тарихы 1612 елда Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә халык ополчениесенең, полякларны җиңеп, Кремльне азат итүләренә барып тоташа.

Укучылар Россия һәм Башкортстандагы мөһим тарихи вакыйгалар турында сөйләгәнне бирелеп тыңлады. Алар генерал Миңнегали Шәйморатов җитәкчелегендәге 112 башкорт кавалерия дивизиясе составында каһарманлык күрсәткән якташларыбыз хакында күп мәгълүмат алды. Халыклар дуслыгы турында «Һәрвакыт бердәм» видеоролигын мавыгып карады.

Сыйныф сәгате йомгаклары буенча укучыларның рәсемнәреннән күргәзмә оештырдык. Иҗади эшләрендә балалар бөек илебезгә мәхәббәт хисләрен чагылдырган.

Гимназиядә үткәрелгән чаралар барыбызга да тамырларыбызның уртак булуын искә төшерергә, халыклар бердәмлегенең Россиядә һәрвакыт төп милли идея булуын аңларга мөмкинлек бирде.

Любовь ВАҺАПОВА, башлангыч сыйныф укытучысы.
Читайте нас: