Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 август 2019, 16:29

Август киңәшмәсе үтте

Август киңәшмәсе үтте

Мәдәният-спорт комплексының зур залында район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте.

Аның эшендә Башкортстан Республикасы финанс министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Лира Игътисламова, район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин, БР Җәмәгать палатасының мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте, иганәчелекне үстерү буенча комиссия рәисе, профсоюз кадрларының квалификациясен күтәрү институты ректоры Лида Исаргакова, БР мәгариф министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге белгеч-эксперты Алина Галина, мәктәп директорлары һәм мәктәпкәчә учреждениеләр мөдирләре, педагогик хезмәткәрләр, авыл биләмәсе башлыклары, оешма һәм учреждениеләр, хокук саклау органнары җитәкчеләре, район хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Лира Игътисламова республикада «Мәгариф» илкүләм проектының «Заман мәктәбе», «Һәр бала уңышы», «Балалы гаиләләргә ярдәм», «Санлы белем бирү мохите», «Киләчәк укытучысы», «Яшь профессионаллар», «Һәркем өчен яңа мөмкинлекләре» төбәк проектларын гамәлгә ашырылуын билгеләде. Мәгариф объектлары түзү темпы үсә бара. Быел республикада 6500 урынлык 21 яңа мәктәп, өч мең урынлык 21 балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак.
Район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин киңәшмәдә катнашучыларны җылы тәбрикләде. Район педагогларының һәм аларның укучыларының узган уку елында уңышларын югары бәһалады. Быел да мәгариф хезмәткәрләре алдында зур бурычларга тукталды.
Мәгариф бүлеге начальнигы Рәмилә Ибәкова мәктәпләрнең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм алда торган бурычларны билгеләде.
Аеруча хезмәт күрсәткән педагогларга һәм уку елы дәвамында белем бирү учреждениеләренә ярдәм күрсәткән җитәкчеләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, педагогик хезмәт ветераннарына республиканың юбилее хөрмәтенә медальләр тапшырылды. Төрле конкурсларда җиңгән мәктәпләр һәм балалар бакчалары билгеләнде.


Читайте нас: