Яңа көн
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 июль 2019, 17:38

Имтихан йомгаклары

Быел районның дүрт уку йорты – 1нче Кушнаренко, Иске Кормаш, Илек урта мәктәпләре, гимназиядән 55 укучы Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды.

Имтихан йомгаклары

Быел районның дүрт уку йорты – 1нче Кушнаренко, Иске Кормаш, Илек урта мәктәпләре, гимназиядән 55 укучы Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды.


Мәгариф бүлегендә узган елларда мәктәп тәмамлаучылар, шулай ук тљп (тулы) белем программасын үзләштерњчеләрне теркәү өчен махсус пункт оештырылды. Алардан җиде гариза кабул ителде. Барысы да Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашты. Узган елларда мәктәп тәмамлаучылар сынауны Уфа шәһәре мәктәпләрендә үтте.

Быел мәктәп тәмамлаучылар имтиханнарны 1нче урта мәктәптә тапшырды. Алар штат режимында үтте. Барысын да Дәүләт имтихан комиссиясе вәкилләре, БР мәгариф күзәтчелеге белгечләре, җәмәгатьчелек күзәтчеләре контрольдә тотты. Кагыйдә бозуның бер генә очрагы да теркәлмәде.

Быел район мәктәпләрендә тугызынчы сыйныфны 259 укучы тәмамлады. Алар барысы да белем турында документ алды. Ике мәҗбүри фән – рус теле һәм математикадан тыш, ун фән буенча икешәр фән сайладылар. Җәмгыять белемен – 85, информатиканы – 31, химияне – 34, инглиз телен – 3, географияне – 123, физиканы – 26, биологияне – 43, әдәбиятне – 4, тарихны – 2, туган телне 76 укучы тапшырды.

Кызыл аттестатка дәгъва иткән 43 укучыныћ 31е белемнәрен исбатлады һәм шундый аттестат алды.

Быел беренче сыйныфка 320 укучы килүе көтелә.

А. ВӘЛИЕВА.
Читайте нас: