Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 июнь 2022, 15:00

«Талантлар йолдызлыгы»

Эмблема «Талантлар йолдызлыгы» Район мәдәният йортында Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган «Талантлар йолдызлыгы» смотр-конкурсының йомгаклау концерты үтте.

«Талантлар йолдызлыгы»
«Талантлар йолдызлыгы»

 

Мәдәният учреждениеләренең үзешчән сәнгать коллективлары төрле жанрдагы чагу, матур чыгышлар әзерләгән. Алар вокаль, инструменталь һәм хореография жанрларында осталыкларын күрсәтте. Тамашачылар һәр чыгышны җылы кабул итте.

Чара соңында смотр-конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Мәдәният бүлеге начальнигы Александр Десяткин һәм муниципаль район Советы секретаре Айвар Тангатаров үзешчән артистларны ихлас тәбрикләп, бүләкләр тапшырды.

Каратәкә авыл мәдәният йорты һәвәскәрләре (мәдәни оештыручы Резеда Гыйльманова) төп бүләккә лаек булды. Яңа Кормаш (Илшат Хафизов), Канлы (Яник Шәйметдинов) һәм Гомәр (Гөлназ Әхияруллина) мәдәният йортлары үзешчән сәнгать коллективларына мактаулы беренче урын бирелде.

 Сәет (Әнвәрия Ибәтова) һәм Карача-Елга (Резеда Мортазина) авыллары талантлары икенче урынны алды.

Калтай (Алия Рәхимова), Шәрип (Гөлназ Шәйгарданова), Югары Сәет (Резида Сабитова) мәдәнит йортлары коллективлары өченче дәрәҗә диплом белән билгеләнде.

Сәнгать сөючеләрне чын күңелдән тәбриклибез һәм яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез.

 

 

«Талантлар йолдызлыгы»
«Талантлар йолдызлыгы»
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: