Яңа көн
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 июнь 2022, 11:40

Талантлары белән районны данлыйлар

Талантлары белән районны данлыйлар Республикабызның иң матур почмакларыннан берсе – Белорет шәһәрендә хор һәм вокаль ансамбльләрнең Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган төбәкара фестивале үтте.

Талантлары белән районны данлыйлар
Талантлары белән районны данлыйлар

Анда Архангель, Белокатай, Благовещен, Бөрҗән, Әбҗәлил, Ишембай, Краснокама, Мишкә, Кушнаренко, Миякә, Уфа, Белорет районнарыннан, Учалы, Белорет, Благовещен, Стәрлетамак, Ишембай, Межгорье, Сибай һәм Чиләбе шәһәрләреннән 41 вокаль коллектив катнашты.

Анда безнең район данын Гөлназ Ханнанова җитәкчелегендәге «Соловушки» рус халык җыры ансамбле яклады. Коллектив музыкасыз, баян озатуында һәм аранжировкада өч җыр башкарды. Нәтиҗәдә безнең «сандугачлар» беренче дәрәҗә лауреат исемен яулады һәм акчалата сертификатка лаек булды.

Безнең районда бу иҗат коллективын күп тамашачылар яратып кабул итәләр, аның һәр чыгышын алкышлар белән бүләклиләр.

–Кушнаренко җире һәрвакыт талантлары белән дан тота. Без узган еллар казанышларын хөрмәт итәбез һәм бүгенге уңышлар белән горурланабыз. Коллектив әгъзаларына рус җырына мәхәббәтләре һәм тугрылыклары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм, – диде ансамбль җитәкчесе.

 

Талантлары белән районны данлыйлар
Талантлары белән районны данлыйлар
Автор:Айгуль Валеева
Читайте нас: