Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 гыйнвар 2021, 17:54

«Үрнәкле» исеме бирелде

Мәдәният «Үрнәкле» исеме бирелде

Узган елның мартында республикада «Кыңгырау чыңы» балалар театрлары фестивале кысаларында «үрнәкле» исемен раслауга (бирүгә) чыгышларны карау оештырылды. Һәвәскәр балалар театр сәнгатен пропагандалау һәм ары таба үстерүгү юнәлтелгән проект 2009 елдан башлап эшләп килә. Өч елга бер тапкыр иң яхшы театр эшлеклеләре һәм балалар театр коллективлары фестивальгә җыела.

Безнең район мәдәният йортының «Тиктормаслар» рус балалар театр коллективы жюри хөкеменә Шарль Перроның «Көлгенә» һәм Олеся Емельянованың рус халык әкиятләре мотивлары буенча язган «Бүре һәм җиде кәҗә» әкияте буенча ике спектакль тәкъдим итте.

Бу коллектив режиссеры Рузилә Илморзина әйтүенчә, катлаулы ковид чоры булуга карамастан, малайлар һәм кызлар текстларны ятлаган. Онлайн мәйданчыкларда даими очрашып торганнар.

– Нәни артистларыма һәм аларның әти-әниләренә тырышлыклары чен ихлас рәхмәтлемен. Коллективка «үрнәкле» исеме бирелүгә бик шатмын. Бу уртак эшебезгә лаеклы бәһа, – диде ул.

«Тиктормаслар» коллективын котлыйбыз һәм алардан яңа спектакльләр көтеп калабыз.

Читайте нас: